Шырпы куркыныч нәрсә

2015 елның 4 декабре, җомга

Шырпы куркыныч нәрсә

Балаларга шырпы уенчык түгел. Моны һәр ата-ана белә. Әмма кайберәүләр сакчыллык күрсәтмиләр. Шырпы бала кулы җитә алырлык урыннарда саклана, хәтта алар күз алдында тора. Ә мондый саксызлыктан янгын чыкмас дип, кем гарантия бирә ала?!

2015 елның 25 ноябрендә 13 сәгать 25 минутта Минзәләнең янгын частена бер шәхси йортның януы турында хәбәр керә. Янгынчылар килеп җиткәндә йортның тәрәзәсеннән куе кара төтен бөркелә, ялкын үрмәләгән була инде. Ә өйдә... 2011 һәм 2013 елларда туган балалар.

Бу йортта күп балалы гаилә яши. Гаиләдә 2, 4, 7 яшьлек балалар тәрбияләнә. Ул көнне әтиләре иртән эшкә китә, әниләре 12 сәгать 30 минутта олы кызын мәктәптән алырга бара. 2 һәм 4 яшьлек малайлар бикләнгән өйдә үзләре генә кала. Әниләре чыгып киткәч, 4 яшьлек малай шырпы ала һәм уйный башлый. Кәнәфигә ут каба. Малай куркып, энесен ала да өйдән чыкмакчы була, әмма өй бикле була. Ярый әле балаларны янгынчылар коткара. Ә бит ахыры бик аяныч тәмамланырга мөмкин иде. Кабатлап әйтәм, шырпы белән сак булырга кирәк.

Илшат Мәхмүтов,

янгын күзәтчелеге инспекторы

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International