Суд тәртибендә эзләп алыначак
Арча районы прокуратурасы “Арча “агрофирмасы” ширкәтендә хезмәт законнары таләпләренең үтәлешен тикшерде.
Тикшерү барышында агрофирма җитәкчелегенең үз хезмәткәрләренә 2015 елның сентябрь, октябрь айлары өчен хезмәт хакларын нигезсез рәвештә түләмәве ачыкланды.
Шулай итеп, эш бирүче РФ Хезмәт кодексы таләпләрен тупас бозган, анда оешманың күмәк һәм хезмәт килешүләре белән билгеләнгән эчке хезмәт тәртибе кагыйдәләрендә каралган срокта, ягъни хезмәткәргә айның һәр яртысы өчен хезмәт хакы түләнергә тиешлеге күрсәтелә.
Закон чыгаручы, гражданнарның хезмәт хокукларын яклауны тәэмин итүнең башка ысуллары белән бергә, үзвакытында түләнмәгән хезмәт хакын суд тәртибендә эзләп алуны да күздә тота.
Тикшерү барышында әлеге ширкәтнең 23 хезмәткәре район прокуратурасына үзләренең хезмәт хокуклары бозылу турында гариза белән мөрәҗәгать итте, алар каралды һәм канәгатьләндерелде. Прокуратура, әлеге хезмәткәрләрнең 460 мең сумнан артык хезмәт хакын “Арча” агофирмасы” ширкәтеннән эзләп алуны сорап, район судына гариза җибәрде.
Моннан тыш, район прокуроры “Арча” агрофирмасы” ширкәте генераль директоры Рифкать Камалетдиновтан хезмәт коллективы алдында булган бурычны тулысынча түләүне, закон бозуның сәбәпләрен бетерүне, гаеплеләрне дисциплинар җаваплылыкка тартуны таләп итте.
Район газетасының 25 ноябрь санында Арча шәһәренең Кызыл Бистә урамында яшәүче Шакиров Алмаз Сәетҗан улының район суды билгеләгән сынау срогын үтә алмавы турында, язган идек. Ул 1 ел 2 айга ирегеннән мәхрүм ителеп колония җирлегенә җибәрелде.
Радик Хәбибуллин,
район прокуроры урынбасары,
юстиция советнигы