Анага бала түгел, капитал кирәк

2015 елның 4 декабре, җомга

Анага бала түгел, капитал кирәк

Нинди генә язмышлы кешеләр юк бу дөньяда. Кайчагында аптырап та каласың. Аеруча күңелне борчыганы шул–күп очракта таякның юан башы балаларга төшә.

Нигә мондый уйлар башына килде икән, дип аптырамагыз. Район хакимиятендә узган Татарстан Республикасының бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Гүзәл Удачинаның гражданнар белән очрашуы вакытында күңелне шундый хисләр биләде. Аеруча вәкаләтле вәкил янына ярдәм һәм киңәш сорап килгән Арчадан Марат Кондратьев сүзләреннән соң.

 Кызым белән бергә бер оешмада эшли ул. Аның сөйләүләреннән чыгып, Маратның ялгызы өч бала тәрбияләве, алар өчен нишләргә белми торуы, алтын куллы хезмәткәр булуы турында белә идем. Очрашуда аның ачы язмышы, балаларын яклау өчен утка–суга керергә әзер торучы әти булуын күрдем.

Марат Кондратьев сөйләгәндә күзләрдән яшь килде. Анага балалар кирәк түгел, ә Марат уллыкка алган хатынының баласын да үзләренеке белән бергә кочагына сыендырган. Хатыны ташлап чыгып киткәндә кечкенә баласына 10 ай гына булган. Хәзер аның кулында 9, 6, 3 яшьлек өч бала.

– Киткәненә өч елдан артты, шул вакыт эчендә бары бер тапкыр, судка килгәндә юл уңаеннан гына балаларның хәлен белеп чыкты, – ди хатыны турында Марат. – Алимент та түләми, әҗәте 600 мең сумнан артты инде. Үз балаларына бит ул. Аларның ничек яшәүләрен белми, ертык киемнәр киеп йөриләр, дип оешма саен шикаять юлларга булдыра. Ә аналары белән аралашу балаларны рухи яктан сындыра. Әнисе килеп киткәннән соң (ул мәктәпкә барган, әтиең синеке түгел һәм сине яратмый да, дигән) баланы өч көн мәктәпкә җибәреп булмады.

– “Миңа бала кирәкми. Нинди акчага туендырыйм мин аларны”, – ди ул. Аны ана капиталы, стенка белән кер юу машинасы һәм күп балалы анага бирелә торган җир участогы гына кызыксындыра, – диде район башкарма комитеты каршындагы балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе секретаре Лилия Завялова.

– Нинди генә булмасын, ана хокукыннан мәхрүм ителмәгәч, аны балалар белән аралашудан тыеп булмый. Бернинди суд та бу очракта сезнең яклы булмаячак. Сез барында, психолог катнашында яки башка шартларда очрашуны оештырырга була. Тик моны суд тәртибендә хәл итәргә кирәк. Ә башка сорау- ларга килгәндә… Биредә минем вәкаләтләрем чикле. Чөнки ул Удмуртиядә яши, ә мин Татарстанда эшлим. Шулай да бу мәсьәләне контрольгә алырмын, – диде Гүзәл Удачина.

Арча үзәк хастаханәсе балалар табибы Алсу Кузнецова районда балаларына прививка ясатудан баш тартучы, хәтта хокукларын яклап прокуратурага кадәр мөрәҗәгать итүче аналар барлыгы турында әйтеп үтте.

– Аларның саны 80нән артып китте. Хәтта мантудан да баш тартучылар бар. Ә фтизиатр нәтиҗәсеннән тыш бала балалар учреждениесенә алынырга да тиеш түгел. Чөнки аның авыру булып, башкаларга зыян китерүе бар. Бу очракта безгә нишләргә?

Гүзәл Удачина әлегә кадәр мондый сорау тумавы турында белдерде. “Район муниципаль берәмлеге исеменнән безгә хат юлларга кирәк. Компетентлы учреждениеләр җитәкчеләре белән бу мәсьәлә турында сөйләшербез”, – диде ул.

Очрашуда район башлыгы урынбасары Любовь Осина, прокуратура, опека һәм попечительлек бүлеге, район мәгариф идарәсе, балигъ булмаганнар белән эшләү комиссиясе вәкилләре катнашты. Алиментларны, административ хокук бозулар өчен салынган штрафларны вакытында түләү, гаиләләрдә тәрбияләнгән балаларның хәлләрен белеп, тәрбиягә алган ата–аналар белән аралашып тору, яшүсмерләрнең буш вакытларын уздыруга игътибарны арттыру, мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен уңайлыклар тудыру кебек мәсьәләләр буенча да сөйләшүләр булды. Соңыннан Гүзәл Удачина “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә булды.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International