Бүгенге көндә Татарстанда 319 мең инвалид яши. Шуларның 15,1 меңе – балалар

2015 елның 4 декабре, җомга

Бүгенге көндә Татарстанда 319 мең инвалид яши. Шуларның 15,1 меңе – балалар. Татарстан Республикасының Министрлар Кабинетында инвалидлар декадасы уңаеннан үткәрелгән брифингта ТРның хезмәт, мәшгульлек һәм халыкны социаль яклау министры Эльмира Зарипова шул хакта сөйләде. Ул 2011 елдан бирле Татарстанда “Уңайлы мохит” программасы тормышка ашырылуы, бу юнәлештә бик күп эш башкарылуы, аның 2016 елда да дәвам итәчәге турында белдерде. Инвалидларны эш урыннары белән тәэмин итү мәсьәләсен дә күтәрде. Шулай ук Эльмира Зарипова Татарстанда социаль хезмәтләр күрсәтүнең торышы, инвалидларның тернәкләндерүнең техник чаралары белән тәэмин ителүе, алар өчен төрле күңел ачу чаралары, бәйгеләр, спорт ярышлары оештырылуы хакында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International