Арча муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев 28 ноябрьдә Мөрәле авылында яшәүче Маһисәрвәр Рәхимҗанованы 90 яшьлек юбилее белән котлады.
Ул аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләк тапшырды.
Маһисәрвәр Рәхимҗанова 1925 елда Кама Тамагы районында туган. 12 яшеннән колхозда эшли, сугыш вакытында окоп казый, урман кисә.
— Юан агачны кисеп бетерүгә ул янәшәдәге имәнгә кунды да, аның ботагы сынып минем башка төште, мин аңымны югалтканмын, — дип сөйләде Маһисәрвәр әби.