Бассейнда яңалык

2015 елның 4 декабре, җомга

Бассейнда яңалык

Арчада моңарчы күрелмәгән яңалык булды. Бассейнда шөгыльләнүче яшүсмерләр белән районның җыелма командасының су тубы (поло) ярышы үткәрелде.

Очрашуда район башлыгы Илшат Нуриев катнашты. Казаннан республиканың су тубы федерациясе президенты Кирилл Макаров, су тубы буенча Казанның “Синтез” клубы баш тренеры Ирек Зиннуров, якташыбыз, Казан федераль университеты студенты, Кәче авыл җирлеге советы депутаты Баязит Сәгъдиев кайтты.

Гадәти генә очрашу түгел иде бу. Аның бөтен максаты – районда су тубы спортын оештырып җибәрү. Бу хакта тренер Гүзәл Мозаффарова:

– Су тубы уенына без әзер түгел, – ди. – Беренчедән, бассейн кечерәк, икенчедән махсус тренерлар юк.

Су тубы буенча олимпиаданың алтын медаленнән кала барлык титулларны да алган Ирек Зиннуров болай ди:

– Зыян юк, мондый бассейннар да чемпионнар әзерли ала. Мондый тренерларыгыз барында (Гүзәл Мозаффарова белән Ринат Насыйбуллинга ымлап күрсәтте), су тубы уенын оештырып була. Без методик яктан ярдәм итәргә әзер.

Бу эшне тамырлары Айван авылына барып тоташкан (дәү әнисе Надима Мусина (Хәбибуллина) Айваннан, хәзер гаиләсе белән Чулпанда яши, ул да бассейнга килгән иде) Баязит Сәгъдиев оештырып җибәргән.

– Күңелем Арча районын якын итә, чөнки мин шушында туганмын, – дип сөйли ул. – Район өчен яхшылыклар эшлисе килә. Быел җәен иганәчеләр табып, Кәче авылында балалар мәйданчыгы эшләдек. Мин үзем спортка якын кеше. 6 ел бассейнда су тубы спорты белән шөгыльләндем. Гольф буенча Татарстан, Чехия чемпионы. Арчада әйбәт бассейн бар. Ә ниш-ләп әле Арчада су тубы спортын оештырмаска, арчалыларны республика, Россия мәйданында чыгармаска, дигән идея туды. Һәм, менә, без биредә бүген. Механизмны эшләтеп җибәрәсе генә бар.

Район җитәкчесе кунаклар белән Арча җирлегендә су тубы спортын башлап җибәрү һәм үстерү турында сөйләште. Иң беренче эш итеп, шәһәр мәктәпләрендә кызлар һәм малайлар командалары туплап, эшне башлап җибәрү максат итеп куелды.

...Суда көрәш кызганнан-кыза барды. Командалар көндәшләре капкасына гол кертергә тырышты. Дусларча очрашу дусларча тәмамланды (7:7). Җыелма команда составында уйнаган 1нче мәктәп укучысы Әнвәр Баһаветдинов 7 голның 6сын көндәшләре капкасына кертте. Афәрин! Бассейнда шөгыльләнү үз җимешләрен бирә.

– Бассейнда 6нчы ел эшлим. Минем кул аша 100дән артык бала үтте, – дип сөйли тренер Гүзәл Мозаффарова. – Түзмәгәннәре китә бара. Менә бу төркемдә иң шәп йөзүче 12 яшүсмер бар. Арчаның 1нче мәктәбеннән Азат Зарипов, Данияр Йосыпов, Әнвәр Баһаветдинов, Арча гуманитар техник техникумыннан Дмитрий Потемкин һ.б.

Бассейнда шөгыльләнүче яшүсмерләр беренче тапкыр су тубы спорты белән очрашты. Төрлесендә төрле фикер.

– Мин йөзү белән генә шөгыльләнер идем, – ди Азат Зарипов.

– Ә миңа су тубы спорты ошады, – ди Әнвәр Баһаветдинов.

– Ардыгызмы?

– Юк, – дип җавап бирде егетләр. – Без бит атнага дүрт тапкыр бассейнга йөрибез. Иртәнге сәгать 8дә киләбез, 11гә кадәр бассейнда булабыз. Тренажердан башлыйбыз.

– Су тубы спортында иң мөһиме нәрсә?

– Бер-береңне, команданы аңлап уйнарга кирәк. Көч җитмәслек берни дә юк. Хәтта кызык та әле...

Иң мөһиме – бу спорт төрен ярату. Яшьләрнең инде кайберләре аны яратып та өлгерде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International