Нәтиҗә ясалды

2015 елның 4 декабре, җомга

Нәтиҗә ясалды

Быел җәй яңгырлы килде. Аның шундый булуына көенсәк тә, бакчадагы уңышларны җыя башлагач, фикерләр үзгәрде. Яшелчәләр уңып кына калмады, бакчаларда актарына торгач, бик зурлары да килеп чыкты. Кемнеңдер кабагы 50 килограммга якынайган, икенчесе “бала башы кадәрле” помидор үстергән, бәрәңгеләре бер килограммнан артып киткән...

Саный китсәң, мисаллар бик күп. Шуларны күздә тотып “Арча хәбәрләре” газетасы редакциясе arskmedia.ru сайтында “Кемнеке зуррак?” бәйгесе игълан итте. Тик бәйге шарты буенча аларны редакциягә алып килергә яки үлчәүдә килеш төшерергә кирәк иде. Бәйгегә нәтиҗәне дә яшелчәләрнең төрләренә карап алты номинациядә чыгарырга булдык. Кайберләренә озынлыгына, икенчеләренә авырлыгына карап бәя куйдык. Ә менә бәйге шартына туры килмәгәннәре, яшелчә никадәр зур булса да, исәпкә алынмады.

Бәйге нәтиҗәләре буенча, Наласадан 37 сантиметрлы (1 килограмм 620 граммлы) кишер үстергән Гүзәлия Сәләхетдинова, Шушмабаштан 7,5 килограммлы чөгендер җибәргән Алинә Кәримова, Иске Ашыттан 1 килограмм 350 граммлы бәрәңге алган Тәлгать Борһанов, Яңа Кыр- лайдан помидоры 980 граммга җиткән Илгизә Сәлахова, Арчадан 49,5 сантиметрлы (1 килограммлы) кыяр үстергән Хәйдәр Зәкиев үз номинацияләрендә җиңү яуладылар. “Иң зур кабак” номинациясендә беренче урын Түбән Мәтәскәдән 42 килограмм 700 граммлы кабак үстергән Фәридә Сәмигуллинага бирелде. Ә Хәсәншәехтан Данис Фәхретдиновка бүләк – зур кабаклар күтәргән әбиләргә багышлап шигырь язып, оригиналь фото җибәргән өчен.

Аларга иганәчебез – Арчадагы хәләл “Мәдинә” кафесы (шәхси эшмәкәр Ф.Г.Салихова) бүләкләрен 27 ноябрьдә Арча Мәдәният йортында үткән Әниләр көненә багышланган иҗат концертында “Арча хәбәрләре” газетасы мөхәррире Исрафил Насыйбуллин тапшырды. Ә концертка чакыру билетлары – редакциябездән бүләк иде.

 “Арча хәбәрләре” газетасы сайты (arskmedia.ru) яңа бәйгеләр игълан итә. Беренчесен без “Бер мәхәббәт тарихы” дип атадык. Чөнки һәр мәхәббәтнең үз тарихы була. Танышуыгыз, кавышуыгыз, гомер үтүгә дә карамастан, шул мәхәббәт җылысын саклап килүегез турында мәкаләләр, шигъри юллар булса да ярый, язып җибәрсәгез иде. Фоторәсемнәр булса, тагын да яхшы. Алар барысы да безнең сайтта урын алачак. Ә иң яхшы дип табылган өчесен газетабызда бастырып чыгарачакбыз. Бүләгебез дә бар.

Кайчак яраткан йорт хайваннарыбызның кыланмышларын озаклап күзәтеп торабыз. Алар шуны сизгән кебек, нинди генә кыяфәтләргә керми. Хәзер һәрберебезнең кулында телефон, фотоаппарат, шунда ук фоторәсемгә, видеога төшереп алырга да күп сорап тормыйбыз.

Менә шуны истә тотып без “Минем яраткан йорт хайваным” дигән исем астында фотобәйге игълан итәргә булдык. Ул ике номинациядә үтәчәк – фотосүрәт һәм видео. Аларны да arvestnik@yandex.ru электрон почтасына, контакттагы “Арча хәбәрләре” битенә яки төркеменә юллый аласыз.

Монысында җиңүчеләр онлайн тавыш бирү юлы белән билгеләнәчәк. Ике номинациядә дә беренче өч урынны яулаучыларны бүләкләр көтә. Тик бер шарт бар, соңыннан җиңүчеләр яраткан йорт хайваннары белән бергә төшкән фоторәсемнәрен жибәрергә тиеш булалар.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International