Фәрештәләр
Районның опека һәм попечительлек секторы мөдире Рафия Яруллина барыбызны да елатты.
– Ана баласын фәрештәдәй сакларга тиеш, ул аны кирәкмәс бер нәрсә кебек ташларга, багудан баш тартырга тиеш түгел, – дип бик дулкынланып сөйләде ул.
Әлеге тәэсирләр балаларны тәрбиягә алган әниләргә, Әниләр көне уңаеннан бу чараны оештырган китапханә хезмәткәрләренә (кичәне Юлия Ибраһимова алып барды), очрашуга килгән Арча педагогика көллияте студентларына күчте.
Бервакыт мин Рафия Гомәровнадан: “Хезмәтегезне яратасызмы?” – дип сорадым. Ул миңа сорауга сорау белән: “Бу хезмәтне яратып була мыни?” – дип җавап бирде.
Опека һәм попечительлек секторы хезмәткәрләренең эше, чыннан да, йөрәккә үтә торган. Әти-әниләре тарафыннан ташланган, ятим калган, әти-әниләре булып та начар шартларда яшәгән сабыйлар язмышы белән бәйле аларның хезмәте. Бервакыт, күршеләре шалтыраткач, алар ашыгыч рәвештә бер авылга чыгып китә. Барып җитеп, өйгә керсәләр, 3 яшьлек бала караватта утырып тора икән. Әнисе эчеп йөреп, каядыр китеп югалган. Үги әти төнге каравылга киткән. Мин бу хәлне ишетеп тетрәнгән идем. Ә мондый очраклар ил күләмендә күпме? Ялгыз өйдә калып янып, туңып үлгән, аяк-кулларын өшеткән балалар әллә азмы?!
Чит баланы ничек кызлыкка яки уллыкка, тәрбиягә алып була икән, дип аптырыйбыз. Әнә шул сабыйлар күңелен аңлаган, алар хәсрәтен үз йөрәкләре аша кичергән әниләр, әтиләр ала аларны.
Районда 28 гаиләдә 44 бала тәрбияләнә. Бер безнең районда гына да 44 бала бит ул! Шуның кадәр бала гаиләсенә кирәкмичә, ташландык хәлдә калсын әле! Ә балалар йортларында күпме бала “әни” сүзен әйтергә тилмереп үсә?
Балаларны тәрбиягә алган әниләрне сабыйлары белән гел җыеп торалар. Ана белән баланың бер-берсенә булган җылы мөнәсәбәтен күреп, күңел кузгала... Моннан берничә ел элек малай белән ананың бер-берсенә сыенып утырганнарын яхшы хәтерлим. Аларга карап күңел нечкәрми, дулкынланмый мөмкин түгел иде. Бүген китапханәдәге очрашуда танып алдым мин ул ханымны. Арчада яшәүче Лилия иде ул.
– Улыбызны 1 яшь тә 10 ай вакытта алдык, – дип сөйләде ул. – Хәзер аңа 11 яшь. Әнием, бәгырем, матурым, дип кенә тора. Мин бу сүзләрне үз малаемнан да ишетмим. Казанга бала алырга дип, үзәккә баргач, компьютердан балаларны күрсәттеләр, әмма күңелне кузгалткан бала күрмәдем. Шуннан менә монда бер бала бар инде, әмма сәламәтлеге йомшак булу сәбәпле, аннан баш тарталар, дип әйттеләр. Шул баланы карарга дип, балалар бүлмәсенә уздык. Башка балалар килеп ябырылдылар. Әмма без кызыксынган бала бер читтә, каядыр карап, уйланып тора иде. Аны күрүгә йөрәк әллә нишләп китте. Бу безнеке, дидек.
– Бала алабыз, дип йөрмәдек, – дип сөйли Фәнзилә ханым. – Марига кунакка баргач, безнең апа коррекцион мәктәптә пешекче булып эшли, ул каникулда бер баланы үзегезгә алып тормыйсызмы, дип әйткәч, каршы килмәдем. 15 яшьлек егетне күп ашый, дип бик аласылары килми икән. Җәйге каникулга да биреп кайтардылар. Каникул тәмамланганда егет, сездә яшим әле, дип сорады. Шулай итеп ул бездә калды. Тагын бер кызны алдык, ул 7 сыйныфта укый.
Баланы үз канатың астына алу зур батырлыкка тиң. Ә бит балалар табадан гына төшкән, сәламәт, тәртипле, проблемасыз балалар түгел. Очрашуга килгән әниләрдә ник бер зарлану сүзе булсын!
Румия Саттарова