Әҗәткә акча бирмә, башыңа бәла алма

2015 елның 4 декабре, җомга

Әҗәткә акча бирмә, башыңа бәла алма

Аның апасы редакциягә мөрәҗәгать итте, сеңлесе берәүгә акча биреп торган, әмма ала алмыйча интегә икән. Әлеге эш район судында каралган. Бирәчәк хезмәт хакыннан тотып калыначак. Суд приставлары район судыннан килгән башкару документы нигезендә акчаны эзләп алу эшен башлап җибәргән.

– Арча һәм Әтнә районары буенча 10690 кешенең әҗәте бар, – дип шаккатырды суд приставларының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе Алмаз Лотфуллин. – Күбесе Арча районыннан. Аларның банкларга, салым инспекциясенә, кешеләргә бирәчәкләре бар. Сез кызыксынган Г. Нәҗмиева очрагында, бүген аның Г. Нотфуллинадан 89 мең сумлап алачагы бар. 14 мең сум чамасы акча Г. Нәҗмиева исәбенә күчерелде. Г. Нотфуллинаның барысы банкларга һәм кешеләргә 721 мең сумнан артык бирәчәге бар. Милеген конфискацияләп, аны сатудан кергән акча белән бу процессны тагын да тизләтеп була. Әмма әлегә суд приставлары Г. Нотфуллинаны өендә очрата алмады. Казанда эштә, өенә кайтып керми, ди күршеләре. Әмма без бу эшне тизләтергә тырышачакбыз.

Суд приставлары белән барып, без дә аны өендә очрата алмадык. Беркөнне кичләтеп үзем генә өенә барып килдем. Өйдә улы белән кайнанасы гына иде. Г. Нотфуллина Казанда эштә булып чыкты.

– Кешедән әҗәткә акча алып, берәр нәрсә алдыгыз мәллә? – дип сорыйм.

– Юк, әйбер алган юк безнең, – ди улы.

– Менә ире дә эшсез калды, җәен шабашкага йөргән иде, – дип сүзгә кушылды кайнана.

Тыйнак яшиләр. Беләсе иде, ул әҗәткә, кредитка алган акчалар нәрсәгә сарыф ителде икән? Барсаң өендә юк, шалтыратсаң алмый.

Ике елдан бирле әҗәткә биргән акчасын ала алмаган Гөлхәбирә Нәҗмиеваның хәлен белештем. Бер бүлмәдә 89 яшьлек әнисе белән яши, күрше бүлмәдә абыйсы. Гөлхәбирә белән күптәнге танышлар кебек аралаштык. 52 яшьтә. Аның матур йөзенә, зәңгәр күзләренә карап, нишләп Аллаһы Тәгалә гәүдә бирмәде икән, дигән уй күңелне сызып үтте.

– Көтектән без. Әти кечкенә иде, – диде Гөлхәбирә. – Апай, абый һәм мин өчебез дә кечкенә. Авылдагы энекәш буйлы.

Әнисе Гөлчирә апа яткан җиреннән торып утырды. Сөйләшеп киттек.

– Яшь вакытта клуб сәхнәләреннән төшмәдем, җырлап күрсәтимме?

Үткән гомерләрем кайтыр микән,

Сандугачлар булып сайрасам.

– Әни, тукта, аннан авыртасың, – дип кайгырта Гөлхәбирә. – Заманында безнең әни бик каты эшләде, көчле иде.

– Урманга утынга барыр идек, – дип сөйли Гөлчирә апа. – Фәрхетдинне ат белән аланлыкта калдырып, урман эченә кереп китәм. Кайсысын кисим икән дип агач башларына елый-елый карап йөрим. Берүзем агачны кисәм, өстерәп алып чыгып арбага салам, ирне күтәреп йөк өстенә утыртам, кайтып җиткәч, күтәреп төшерәм... Ай, әйбәт иде, әрәм китте, 54 яшендә үлде.

– Әни, җитәр...

Гөлхәбирәнең күзләре дымланды. Урыныннан кузгалып: “Әйдәгез, чәй эчеп алыйк әле”, – дип, өстәл хәстәрли башлады. Чәй янына үзе пешергән пирогларны тезде. Менә шушында ашарга пешерәм мин, дип буе җитәрлек урынга куйган электр плитәсен күрсәтте. Өстәлгә үрелер өчен тәбәнәк урындыкка менеп басты.

– Без аның белән Казанда хастаханәдә таныштык, – дип сөйли Гөлхәбирә. – Көннәрдән бер көнне өйгә килеп керде. Сөйләшеп утырдык. Чәй эчтек. Аннан акча сорап торды. Өйне рәсмиләштерергә акча кирәк, озак тотмыйм, сатуга акчасын бирәм, диде. Ышандым. Банкка барып, саклыкка салынган акчаны үз кулларым белән алып бирдем.

– Рәнҗисеңме?

– Юк, рәнҗемим. Аңа акча кирәк булган инде, бирә алмый торгандыр. Ә барыбер дә күңелдә нәрсәдер бар...

 Гөлхәбирә компьютер каршына килеп утырды. Ярый әле аралашырга ул бар.

Урамга чыккач, озак уйланып бардым. Гөлхәбирә үзенә шөгыль таба белә, түбәтәйләр чигә, аз булса да акчасын җыя алган, иң мөһиме аның олы йөрәге бар. Ул хәтта әҗәткә акча алып торучының исемен дә язарга кушмады. Ә менә әҗәтле кем ул? Замана, кризис корбанымы? Алай дисәң, адәм баласы тырыша-тырмаша, юрганына карап аягын суза, әҗәткә алганчы бирәчәген уйлый. Аягы-кулы, гәүдәсе бөтен булып та, әҗәткә баткан ул, ә иң аянычы: болай да язмыш тарафыннан кыерсытылган самими Гөлхәбирәне ышандырган, аның тынычлыгын бозган. Минем башка сүзем юк.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International