Шул чагында кулга китап алам

2015 елның 4 декабре, җомга

Шул чагында кулга китап алам

Һәркем әдәби әсәрләрдә үз эзләгәнен таба. Мин Мөхәммәт Мәһдиев китапларын еш кулга алам, шунысы гаҗәп, алар инде ничә тапкыр укылган, әмма һич тә туйдырмыйлар.

“Торналар төшкән җирдә” — татар авылына гимн ул”, дип язган иде Аяз Гыйлаҗев. Ә без Мөхәммәт ага зур осталык белән тасвирлаган, бүгенге көндә күп якларын сагынып искә алырга гына калган авылда үстек: “...Арасында сап-сары зонтик булып какы күренгән уҗым басуыннан барасың-барасың да кинәт кенә тау битенә килеп чыгасың. Аста болын. Сузылып, ялтырап бормалы Кесмәс ята. Борынга баллы куәт исе бәрә. Дымлы тугайда шөлдерле сары чәчәкләр, суга якынрак урыннарда давыл чәчәге, су эчендә — төнбоеклар. Болын юлына килеп кергәч синең “уф алла” арбасы да, аңа салган ике пот арышың да бу дөньяның бик кечкенә, бик әһәмиятле бер кисәкчекләре булып кала. Кояш нурына коенган сары чәчәкле болынның, тын, серле елганың үз дөньясы, үз сере бар. Тегермәнгә якынлашасың. Төнбоеклар өстенә шап-шоп итеп бакалар сикерә. Сулыш каба — дөньяда бал, су, балык исе. Лепердәп утырган ике катлы тегермән йортына киләсең, арбаңны агач күпердән деңгердәтеп тартып өскә алып менәсең. Үлчисең, көрәк оны бирәсең, капчыгыңны чишеп мөшкә авызына шудырып куясың да, аска төшәсең. Аста — җылы он исе! Моны безнең як кешесеннән башка тагын кем аңлый ала икән?...” “Торналар төшкән җирдә”, 1979 ел”.

“Менә хәзер шушы китапны кулына алган укучыны күз алдына китерәм. Ул нинди бәхетле! Чөнки аны Мөхәммәт Мәһдиев дигән гаҗәеп үзенчәлекле һәм кызыклы әдип иҗаты белән очрашу көтә.

Укучыны алда көтеп торган ул очрашу бәхетен мин үзем бары тик бер нәрсә белән генә — туган авылга кайту бәхете белән генә чагыштыра, шуңа гына тиңли алам”. (Мансур Вәлиев).

Мин дә күңелем түрендә иң кадерле ядкәрләрнең берсе булып сакланган балачак авылына юксынган вакытларда Мөхәммәт Мәһдиев китапларын кулга алам. Кызганыч, бүген бу авыллар юк инде.

Мөхәммәт Мәһдиев миңа укытучым буларак та кадерле. Казан дәүләт университетында укыганда аның лекцияләрен әкият тыңлагандай тыңлый идек. Бу безгә гомеребезгә җитәрлек мәгълүмат, белем байлыгы бирде. Аннан соң да аралашып яшәдек, туган авылына кайтканда мөхәрриребез Ренат Таҗиев машина белән каршы ала, мине дә үзеннән калдырмый. Мөхәммәт абый белән Гөберчәккә кайтабыз.

— Әти Арчаны, Гөберчәкне бик ярата иде, — дип сөйләде “Казан арты” тарих-этнография музеенда Мөхәммәт Мәһдиевнең тууына 85 ел тулуга багышланган кичәдә кызы Гәүһәр Хәсәнова. — Безнең кечкенәрәк вакыт, стенада эленеп торган радиоалгычтан флот җырлары тапшыралар, безнең әти моряк бит, шул чакта ул Арча ягына карап торган тәрәзә янына барып баса, күзендә яшьләр. Без “Әти тагын Арчаны сагына”, — дип көләбез, ул вакытта аңлап бетермәгәнбездер инде...

Арчалылар да әтине онытмый, рәхмәт сезгә! Шундый җылы кичә үткәрдегез, нинди әйбәт фильм күрсәттегез, анда күпме юньле кешеләр. Аларның шактые арабызда юк инде...

Әйе, Мөхәммәт Мәһдиев, Гомәр Бәширов, Хәсән Туфан, Сибгать Хәким... Нинди бөек шәхесләрне күргән ул Арча җире!

— Кешене еш искә алсаң, ул үлмәгән дә кебек, диләр бит, — диде Гәүһәр ханым. — Мин мондый очрашуларга рәхәтләнеп йөрим, әти алып бетермәгән халык мәхәббәтен алам, үземә көч җыям.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International