КӨЧЛЕ ЯШЬЛӘР СӘЯСӘТЕ КИРӘК

2015 елның 9 декабре, чәршәмбе

Көчле яшьләр сәясәте кирәк

2015 елның 4 декабрендә Казан Кремлендәге утырыш Россия Президенты В. Путинның Федераль җыенга җиткергән еллык Юлламасы артыннан ук кайнар эздән булды. Чөнки милләтара, динара мөнәсәбәтләр һәм ватанпәрвәрлек, Россия җәмгыятенең бердәмлеге – бүген иң әһәмиятле темаларның берсе.

Әнә шул турыда сөйләшенде Татарстан Рес- публикасы Президенты каршындагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет һәм Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасы комиссиясенең киңәйтелгән уртак утырышында. Утырышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Татарстан муниципаль районнары белән видео- элемтә аша үткәрелгән утырышта Татарстан Рес- публикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округында вәкаләтле вәкил ярдәмчесе Алексей Симонов, Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе урынбасары Андрей Меженько, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының милләтара һәм динара мөнәсәбәтләрне көйләү комиссиясе рәисе урынбасары Иосиф Дискин һ.б. катнашты. Анда шулай ук Татарстан Республикасы буенча федераль башкарма хакимият органнары вәкилләре, министрлыклар, ведомстволар җитәкчеләре, муниципаль берәмлекләр башлыклары, югары, урта һөнәри уку йортлары җитәкчеләре, дин, яшьләр оешмалары вәкилләре, журналистлар бар иде. Утырышта Арча муниципаль районы башлыгы Илшат Нуриев катнашты.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышында билгеләп үткәнчә, Россиядә соңгы елларда дәүләтнең иҗтимагый-сәяси төзелешендә һәм тормыш рәвешендә җитди үзгәрешләр булды. Кайбер илләр һәм халыклар белән үзара мөнәсәбәтләр үзгәреш кичерде. Миграция агымнары, дәүләт чикләренең ачык булуы, радикализм һәм экстремизмның үсүе – болар бар да тышкы яктан куркыныч янаучы күренешләр. Шундый шартларда яшь буын үсә һәм алар, мәктәпне, һөнәр алу йортларын тәмамлагач, мөстәкыйль тормышка аяк баса. Әлбәттә, илдәге үзгәрешләр яшьләрнең үзаңында, дөньяга карашында чагылыш тапмый калмый. Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, дәүләт үсеше көчле яшьләр сәясәтеннән һәм ватанпәрвәрлек хисләреннән башка мөмкин түгел.

– Мәктәп партасы артында утыручылар тиздән безнең урыннарда булачак, безнең дәүләтне саклаячак, аның язмышын хәл итәчәк, – дип белдерде Андрей Меженько.

Чыгыш ясаучылар ватанпәрвәрлек хисенең киң колач җәяргә һәм аны тәрбияләү үзәге булып мәктәп торырга тиешлеген ассызыкладылар. Үсеп килүче буында ватанпәрвәрлек хисләре җитмәве белем бирү системасындагы җитешсезлекләргә дә бәйле.

– Яшьләр белән эшләү ысулларын безгә яңартырга кирәк, чөнки моңа кадәрге карашлар искерде кебек. Яшьләр сәясәтен тормышка ашыру өчен заманча федераль программалар таләп ителә, – дип исәпли Мәскәү, Россия Үзәк төбәге һәм Чувашстан мөфтие, Россия Иҗтимагый палатасы әгъзасы Әлбир Крганов.

Рөстәм Миңнеханов утырыш азагында бүгенге кебек очрашулар эзлекле рәвештә ешрак булсын дигән теләк белдерде. Ул республика министрлыкларына, аеруча республиканың Яшьләр эшләре һәм спорт, Мәгариф һәм фән министрлыкларына яшьләр сәясәтенә күбрәк игътибар юнәлтүне йөкләде.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International