“Халык контроле” тик ятмый
Соңгы вакытта законсыз аракы сату очраклары турында күп сүз булды. Дөрес, бездә түгел, чит төбәкләрдә. Бездә бу юнәлештә эш ничек тора икән?
Законсыз яки тиешсез вакытта (ягъни иртәнге 10 сәгатькә кадәр яки кичке 10 сәгатьтән соң), ялган алкогольле продукция сату очраклары теркәлгәнме? “Халык контроле” интернет-проекты эш алып барамы? Шундый сораулар белән без Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлеге җитәкчесе Ленар Вафинга мөрәҗәгать иттек.
— “Халык контроле” интернет-проекты старт алганнан бирле Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлегенә законсыз алкоголь продукциясе сату очраклары турында гражданнардан мөрәҗәгатьләр аз булмады. “Халык контроле”нә дә, “кайнар линия” телефонына да гаризалар килде. Һәм аларның берсе дә игътибарсыз калмый. Һәрберсе буенча урыннарга чыгып тикшерүләр үткәрелә. Мәсәлән, 2015 елның августыннан башлап ноябренә кадәр берничә сәүдә объектында закон нигезендә тыелган вакытта алкоголь продукциясе сату очраклары теркәлде. Әлеге закон бозулар буенча административ тикшерү үткәрелде Һәм Иске Иябаштан Зөлфия Шәйдуллина, Сарай-Чокырчадан Марат Ахунҗанов, Каенсардан Русилә Яһудинага штраф салынды.
Шулай ук Россия Эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге хезмәткәрләре белән дә тыгыз элемтәдә эш алып барабыз. Алар белән берлектә Божадан М., Яңа Кенәрдән С., Иске Кишеттән В. шәхси хуҗалыкларында ялган аракы сату очракларын ачык- ладык. Әлеге хокук бозулар буенча тикшерү эшләре алып барылу сәбәпле, бу гражданнарның исем-фамилияләрен әлегә атамыйбыз.
— Ленар Харисович, бу очраклар әле сезгә мәгълүм булганнары гына. Шундый күренеш- ләргә тап булган һәм алкоголь продукциясе сатуда хокук бозуларга битараф кала алмаган гражданнарга кая мөрәҗәгать итәргә?
— Алкоголь һәм составына спирт кергән продукция- не (моңа биш литрлы канистрлардагы составында спирт булган сыеклыклар, Казахстанда җитештерелгән махсус маркасыз алкоголь продукциясе, лицензиясез, закон тарафыннан тыелган вакытта, балигъ булмаган яшүсмерләргә, шәхси хуҗалык- лардан спиртлы эчемлекләрне әйләнештә йөртү керә) сату очракларына тап буласыз икән, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль бүлегенә “кайнар линия” телефоны буенча 8(84366)3-22-69 хәбәр бирә аласыз. Кем хәбәр иткәнен беркем дә белмәячәк. Моңа гарантия бирәбез.
Гөлсинә Зәкиева