6 декабрьдә Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.
Утырышта катнашучылар “Террористик гамәлләр булырга мөмкин булган объектларны һәм кешеләр күп була торган урыннарны террорчылыктан саклауны камилләштерү турында”гы мәсьәләне карадылар.
Чара видеоконференцэлемтә режимында алып барылды, анда муниципаль районнар башлыклары, муниципаль берәмлекләрнең террорчылыкка каршы комиссияләре әгъзалары, эре предприятиеләр, социаль билгеләнештәге объект- лар җитәкчеләре кат- нашты.
Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышында халыкны яклау дәрәҗәсен арттыру буенча өстәмә гамәлләр билгеләнде, бигрәк тә кешеләр күп-ләп була торган урыннарда.
Татарстан Республикасы халкын уяу булырга, режим-саклау һәм тикшереп карау гамәлләрен көчәйтү зарурлыгына тыныч карарга, бик игътибарлы булырга өндәделәр.
Соңыннан районның террорчылыкка каршы комиссия рәисе, район башлыгы Илшат Нуриев районда иминлекне тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында күрсәтмәләр бирде.