“КАТЮША”ГА ДАРЫ ЯСАШКАН

2015 елның 12 декабре, шимбә

“Катюша”га дары ясашкан

— Камалетдин җизни ике тапкыр Ленин ордены белән бүләкләнгән иде. Әмма бүгенге замандашлар аны онытты. Үзе хезмәт куйган дары заводы музеенда хәтта рәсеме дә юк.  Югыйсә, тирә-юньдә мондый эшчеләр бармак белән генә санарлык бит!

Редакциягә килгәч, ветеран Фәүзия Фәйзуллина әнисе Бәдриҗамалның бертуган апасы Фәхрибану белән яшәгән җизнәсен шулай горурланып һәм сызланып искә төшерде.

Эшченең кызы Сания Мулләхмәтова да үз вакытында демонстрацияләрнең алгы сафыннан атлаган әтисен оныттырасы килмәвен искәртте.

— Казан хакимиятенә, данлы исемне мәңгеләштерүне сорап, 2008 елда хат та язып карадым, — ди лаеклы ялдагы шәфкать туташы. — Җавапны Топонимика комиссиясе рәисе Людмила Андреевадан алдым. Ул мондый хәбәрен җибәрде: “Сезнең Камалетдин Бәдретдинов исемен Казан шәһәре урамнарының берсенә бирү турындагы мөрәҗәгатегез тикшерелде.

Дәүләт бүләкләренә ия булган әтиегезнең исеме топонимика буенча шәһәр комиссиясенең мәгълүматлар “банкына” кертелде һәм шәһәребезнең яңа урамнарына исем биргәндә исәпкә алыначак”.

Моны укыгач: “Каһарманнар һәм зыялылар янәшәсендә “кара” эшчегә чират кайчан җитәр икән?” — диясе генә кала. Күңелендә өмет уты 75 яшендә кабынган Сания ханым, моны көтеп, 82сен тутырган. Тагын күпме сабыр итәргә кирәклеге дә билгесез.

Югыйсә, соңгы вакытта эшче һөнәренә мәхәббәт уяту турында күп сүзләр әйтелә.

Шулай да кем соң ул Камалетдин Бәдретдинов? Күкрәгенә ике Ленин ордены тагарлык нинди эш башкарган?

Камалетдин Бәдретдин улы (15.10.1887–3.02.1975) Арча районының Иске Йорт авылында дөньяга килгән. Әтисе 1891 елда яшьли вафат булган. Әнисе Шәмсениса, ике улын ияртеп, Казанга күченгән. Сыңар канатлы гаиләсен туганнары янына сыендырган. Гөнаһ шомлыгына каршы, аның да гомере озын булмаган, 1897 елда соңгы сулышын алган. Ун яшьлек Камалетдин хәлле гаиләгә асрауга бирелгән. Тик ул монда озак тормаган. Энесе Хәйретдинне сагынып, туганнарына кире кайткан. Талдан кәрҗин үрергә өйрәнгән. Аны кибет хуҗаларына тапшырып, акча эшләгән. Гөмбә җыеп та ризыклы булган. Шифалы үләннәр киптереп, витаминлы чәй әзерләргә өйрәнгән. Унөч яшендә исә фабрикада хезмәт юлын башлаган.

Тәрҗемәи хәл белән тәфсилләп танышырга теләсәк, Казан дары заводы архивында Камалетдин Бәдретдиновның “шәхси эше” саклана. Анда язылганча, ул 1900–1910 елларда Алафузов фабрикасы остаханәсендә аяк киеме теккән. Кыскартылуга юлык-кач, артиллерия складына (1910–1911) күченгән. Аннары 1911–1958 елларда хезмәт юлын дары заводына ялгаган. Яну, шартлау, агулану куркынычы янаган дарының яңа төрләрен ясауда, сыйфатын камилләштерүдә катнашкан. Нәтиҗәле эшчәнлеге өчен, хөкүмәт тарафыннан 1942 һәм 1949 елларда ике мәртәбә Ленин ордены белән бүләкләнгән. 70 яшьлегендә, СССР оборона сәнәгате министры Дмитрий Устинов боерыгы нигезендә, күкрәгенә “Социалистик ярыш отличнигы” билгесе тагылган.

Күренгәнчә, патшабикә Екатерина II 1788 елда ачтырган Казан дары заводында эшче Камалетдин Бәдретдиновның 47 ел гомере узган. Әлеге вакыт агышы байтак вакыйганы үз сәхифәсенә теркәгән. Мәсәлән, 1917 ел коточкыч янгыны белән тарихка язылган. Камалетдин кебек исән калучыларга заводны яңадан торгызырга туры килгән.

Бөек Ватан сугышы башлангач, хезмәтне өч сменада оештырып, завод тәүлек буе эшли. Шул исәптән, Камалетдин хезмәт куйган аерым техник бюрода АТБ-40та четерекле мәсьәләләр хәл ителә. Сугыш кирәк-яраклары халык комиссариаты сер итеп тотылган “Катюша” җайланмасының реактив снарядына дары эшләү һәм аны кулланышка кертү бурычын куя. 1942 елның декабрендә дарының сыйфаты яхшыртыла һәм М-8, М-13 снарядларына яраклы дип табыла. Моның өчен егермеләп хезмәтчәнгә орден-медальләр бирелә. Камалетдин Бәдретдинов беренче Ленин орденын шул чакта ала. Миномет снарядларына тутырылучы шартлаткыч матдә тиешле таләпкә җавап бирә башлый, күпләп җитештерелә. Англиядән һәм Америкадан кайтарылган дары да, кушылмалар белән баетылгач, дуамалланып, ату коралларын җимерми. АТБ-40, гомумән, сугыш вакытында дарының күп төрләрен чыгара. Армияне һәм флотны коралландыруга, җиңүне якынайтуга казанлыларның зур өлеше керә.

Хәзер хәбәрдарлык заманы. Күп серләр ачыла. Дары ясауда катнашып ике Ленин ордены белән бүләкләнүче эшче Камалетдин Бәдретдинов турында бүген рәхәтләнеп сөйләргә мөмкин. Әмма Казан дары заводында әлеге форсат кулдан ычкындырыла. Оешма тарихына багышланган китапларда данлы эшче исеме телгә алынмый. Фотосы музейда күрсәтелми.

Ни өчен шулай соң бу? 73 һәм 66 ел элек тапшырылган орденнарның нуры нигә тоныклана? Күрәләтә болай хәтерсезләнергә ярамый бит! Дошманны дер селкеткән “Катюша”ларга реактив снарядлар ясауда, димәк, Бөек Җиңүне якынайтуда катнашкан якташыбызны сансызларга, онытырга безнең хакыбыз юк.

Хәмзә Бәдретдинов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International