МӘК ЧӘЧӘГЕ СИБЕЛГӘН КҮЛМӘГЕНӘ…

2015 елның 12 декабре, шимбә

Мәк чәчәге сибелгән күлмәгенә…

Өйдә әни булса, берни эшләмичә, түр башында гына утырса да, бөтен тирә-юнь нурга, яктылыкка күмелгәндәй була. Пүчинкә-Поник авылында яшәүче 90 яшен тутырган Зәйтүнә Әпсәләмова белән очрашкач та күңелдә шундый хисләр туды. Ак әбиебез кунакларны күреп елмаеп җибәрүгә бүлмә яктырып киткән кебек тоелды.

– Бик матур, җәй кебек ямьле, мәк чәчәкләре сибелгән күлмәк кигәнсең әле, – диде аңа район башлыгы урынбасары Любовь Осина ягымлы итеп һәм хөрмәт белән йомшак, шул ук вакытта гомере буе авыр эш белән шөгыльләнеп, кытыршыланып калган кулларыннан сыйпап.

– Улым бүләк иткән иде. Бүген беренче тапкыр кидем, – диде Зәйтүнә апа наз тулы күзләрен үзеннән ерак түгел генә утырган улы Раянга төбәп.

Аның бу сүзләре һәркемнең йөзендә елмаю чаткылары уятты, тормышында күп авырлыклар күреп тә бирешмәгән, бүгенге рәхәт, мул тормышына сөенеп яшәгән Зәйтүнә апаны иңнәреннән кочасы килү теләге уятты.

– Күп күрде безнең чор кешесе заманында. Рәхмәт, Аллаһы Тәгалә көч бирде. Югыйсә, ул михнәтләргә адәм баласы түзә алмаган булыр иде. Ачлыгы да булды, ялангачлыгы да. Әти сугышка киткәндә биш бала калдык. Бөтен авырлык олыраклар җилкәсенә төште, – диде Зәйтүнә апа.

Ул елларны искә төшергәндә өлкәннәрнең аның һәр мизгеле турында кичә генә булгандай бәйнә-бәйнә сөйләп бирүләренә кай-чак гаҗәпләнеп тә каласың. Үзәкләренә тәмам үтеп, йөрәкләрен мәңге онытылмаслык итеп җәрәхәтләгән, күрәсең.

Сугыш вакытында урман да кисә, шахтада күмер дә чыгара, тракторда да эшли ветеран. “1941–1945 сугыш елларындагы фидакарь хезмәте өчен” медале белән бүләкләнә. 1955 елда Яңасала кызы Пүчинкә-Поник егете Фәрәхетдингә кияүгә чыга. Гомере буе терлекчелектә эшли. Биш балалары туа (берсе вафат инде). Тик ире генә озын гомерле булмый, 1983 елда, Зәйтүнә апаны бөтен мәшәкатьләре белән ялгызын калдырып, якты дөньядан китеп бара.

– Әти таләпчән кеше иде. Безне кечкенәдән хезмәткә өйрәтте, әнине ихтирам итте. Бик тату яшәде алар, – ди кече улы Раян. – Иртәрәк китеп барды шул. Әни бераз булса да яшәсен иде әле. Ансыз бик читен булачак.

– 22 ел бергә торабыз инде. Миңа карата да бик мәрхәмәтле булды. Тату яшәдек. Эштән кайтканда аның елмаеп каршы алуы да күңелле, рәхәт, – дип сүзгә кушылды хатыны, төп йорттагы килен Рузия.

Любовь Осина Зәйтүнә апага Россия Президенты Владимир Путинның Котлау, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын, истәлеккә бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Юбиляр чәчәкләрне күкрәгенә кысты да рәхмәт тулы күзләре белән безгә күтәрелеп карады. Бу мизгелдә аның күзләрендә чиксез шатлык нурлары балкый иде. Бу көнне әле ананы тагын да зуррак сөенеч көтә: балалары кайта.

Гөлсинә Зәкиева 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International