Яшь җырчыларны барладылар
Арча педагогика көллиятендә Татарстан Ресубликасындагы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары арасында яшь җырчыларның “Җидегән чишмә” республика бәйгесе булды.
Танылган драма артисты, композитор Сара Садыйкова иҗатына багышланган бу чараны көллият җитәкчесе Гөлнара Гарипова ачты һәм бәйгегә килүчеләргә уңышлар теләде. Яшь җырчылар арасында Арчадан тыш Бөгелмә, Минзәлә, Казан, Түбән Кама, Яр Чаллы педагогик белем бирүче уку йортлары студентлары катнашты.
– Сара Садыйкова иҗатына багышланган бәйге элек тә үткәрелә иде, тик мәктәп укучылары арасында гына. Бу юлы Арча педагогика көллияте җитәкчесе Гөлнара Гарипова инициативасы һәм Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән педагогик белем бирүче уку йортлары арасында да оештырырга булдык, – диде комиссия рәисе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Казан Федераль университетының музыка тәрбиясе нигезләре кафедрасы доценты Мулланур Габитов. – Максаты – яшь талантлар барлау, педагогик белем бирүче уку йортлары студентларының һөнәри яктан әзерлек дәрәҗәсен күтәрү, сәхнә культурасына өйрәтү.
Анда махсус музыкаль белем алучылар һәм башка юнәлеш буенча укып, җыр сәнгате белән шөгыльләнүчеләр чыгыш ясады. Алар башта Сара Садыйкова җырларын, аннан эстрада, халык көйләрен башкардылар.
– Мин укыган көллияттә музыкаль белем бирү юнәлеше юк. Ә җырларга үзлегемнән өйрәнәм. Аерым әле беренче тапкыр сәхнәгә чыгам. Беренче бәйгем дә, – диде Бөгелмәдән Элина Нигъмәтуллина.
– Минем әнием музыка мәктәбендә хор, вокал бүлегендә укытты, хәзер “Нардуган” җыр һәм бию ансамблен җитәкли. Ул минем дә укытучым, – диде Түбән Камадан Диләрә Газизуллина. – Моңлы халык җырларын да, эстрада көйләрен дә яратып башкарам.
Арча педагогика көллияте студентлары арасында да бик талантлы яшьләр бар. Хәер, аптырый торган түгел, көллиятне талантлар коючы уку йорты, дисәң дә була.
Конкурсантларны җырны юлдаш итәргә нәрсә этәргән? Фикерләрен белик әле.
– Әнием дә, дәү әнием дә җырлыйлар. Дәү әнием гел “Җидегән чишмә”не җырлады. Шуны оныгым башкаруында тыңлыйсым килә дия иде. Менә, теләген үтәдем, – ди Азалия Нәбиуллина.
– Мин үзем кечкенәдән сәхнәдә, – ди Гөлназ Шакирова. – “Йолдызлык” фестиваль бәйгесендә дә катнашканым бар. Җырларга бик яратам.
– Бәйге өчен “Беренче мәхәббәт” җырын өйрәндем. Бүген ул егетләр башкаруында да яңгырады. Чагыштыру өчен зур мөмкинлек иде бу. Һәр кешенең үз биреше, үз тембры, үз осталыгы, – ди Айгөл Рәхмәтуллина.
Динар Гарипов үзенең көчле баритон тавышы белән хәтта жюри әгъзаларын да таң калдырды.
– Бу егет безгә укырга керсә, бик яхшы булыр иде, – диде Мулланур Габитов. – Гомумән, талантлы яшьләр күп. Киңәшем – җырлаганда сүзләрнең дөрес әйтелешенә, авазларга игътибар итсеннәр иде.
Махсус музыкаль белем алучылар арасында барлык урыннарны да арчалылар яулады. Азалия Нәбиуллина, Динар Гарипов – беренче, Фәндүс Гыйльметдинов икенче, Илһам Яруллин өченче булды. Башка юнәлешләр буенча белем алучылар арасында Түбән Кама һәм Казан кызлары икенче, өченче урыннарны яуладылар. Җиңүчеләргә 4, 3, 2 мең сумлык сертификат тапшырылды.
Гөлсинә Зәкиева