шагыйрь булуы җиңелме?
Шимбә көн кич белән Ашытбаш мәдәният йортында шагыйрь Наил Касыймовка 60 яшь тулу уңаеннан юбилей кичәсе булды. Афәрин, мәдәният йорты директоры Айгөл Фәйзрахманова белән китапханә мөдире Талия Сабитова шундый матур бәйрәм оештырган.
Кунакларны тулы бер зал каршы алды. Ашытбашлылар авылдаш шагыйрьне әнә шулай зурлады. Наил Касыймов сәхнәдән:
– Казанда К.Тинчурин театрында үткәрелгән юбилеемда да болай дулкынланмаган идем, – дип сөйләде. – Туган авылда, мине яхшы белгән авылдашлар алдында сөйләве икенче...
Бәйрәмнең ничек үткәне турында тәфсилләп сөйләп тормыйк. Кунаклардан Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары, драматург Данил Сабиров, якташыбыз, Татарстанның халык җырчысы Фердинанд Фәтхи, танылган җырчы Рамил Миндияр жырлап, матур итеп юбилярны котладылар. Сәхнәдә шулай ук шагыйрьнең укытучысы Зарифә Гатауллина, сыйныфташлары, Ташкичү авыл җирлеге башлыгы Фәһим Фәйзуллин, үзешчәннәр, балалар чыгыш ясады. Кичә “Су буенда учак яна” дигән җыр белән тәмамланды. Аны кичәгә килгән барлык авыл халкы җырлады. Чәй өстәле янында бергәләшеп җырлап та утырдылар.
Соңыннан шагыйрь Наил Касыймов белән сөйләштек. Шигырьләрен укый-укый сөйләде ул. Наил әфәнденең Казан төзелеш институтын тәмамлаганын, әмма “кирпеч” белән түгел, ә “сүз” белән матурлык тудырганын белсәм дә, “Сез төзүчеме?” дигән соравым белән шагыйрьне ачыктан-ачык сөйләшүгә чакырдым.
– Мин балачактан яздым, – дип сөйләде ул. – Шигырьләрем балалар газеталарында, журналларында басыла иде. 10 сыйныфта укыганда мәктәпкә бер төркем язучылар кайтып төште. Директор бүлмәсенә чакырдылар. Мәктәпне тәмамлагач, югары уку йортына филология яки журналистикага укырга керергә киңәш иттеләр. Мин риза түгеллегемне әйттем. Ул вакытта ук аңлаганмын инде мин, тел, шигырь белән акча эшләп, тормыш алып барып булмаганны. Директор бүлмәсеннән чыгып киткәндә шагыйрь Хәкимҗан Халиков арттан: “Яз, югалма, син шагыйрь!” – дип кычкырды. Мин бу турыда “Ватаным Татарстан” газетасына 1986 елда Хәкимҗан Халиковның үзе исән вакытта язып чыктым. Ә, беләсезме, балачактан минем кушаматым “бабай” булды. Институтта укыганда да шундый кушамат тактылар. Дөньяга карашым, фикер сөрешем зур тормыш тәҗрибәсе туплаган бабайларныкы кебек булгангадыр инде. 9 сыйныфта укыганда ук олылар шикелле фикер йөртеп “Кулъяулыгың...” дигән шигырь язганмын. Өлкән яшьтәге бер агай мыни?
Ерак еллар аера араларны,
Кулъяулыклар җитмәс
ялгарга.
Дәвалыймын сагыну
яраларын –
Кулъяулыгың каплап ярама.
Ни өчен җырлар яза башладым дисезме? Китап кибетләренә кергәлим. Ә анда шагыйрьләр китаплары өелеп тора. Шигырьне укымыйлар. Ә җыр халыкка кирәк. Шуннан “Ак яулыклы әнием” дигән беренче җырымны яздым. 90нчы елларда бер генә концерт та минем җырларымнан башка үтмәде. Нишләп ул вакытта туган районымда, авылымда очрашулар үткәрелмәде икән?! Шигърият гади нәрсә түгел. Ул сәнгатьнең бөек жанры. Аны язар өчен акыл кирәк. Нигезендә моң ята. Җыр уңышының 80 проценты сүздән тора. Шигырь, китап укымаган кешеләрне мин бәхетсезләр, дияр идем.
Вакыт тап син тагы
моңлы җырга,
Шигырь укырга да вакыт тап.
Эшне аны ат та эшли, дустым,
Син бит кеше – укы бер китап! (“Яшәү яме”)
Наил Касыймовның җырлары “Җырлар” җыентыкларына туп- ланган. 1993 елда “Су буенда учак яна”, 1996 елда “Күңелем каршыңа тезләнде...” дип аталган җырлар китаплары, 2013 елда бердәнбер шигырьләр китабы “Күңелем кояшы” дөнья күрде. Шагыйрь белән бу турыда да сөйләштек. “Кайберәүләр кебек китап саны артыннан кумыйм мин. Фәлән китабым чыкты дип мактанмыйм да”, – диде ул. Шагыйрь... Әллә аңа җиңелме?
Яшәве авыр дөньяда
Шагыйрь күңеле белән! (“Кыйналды күңел...”)
Шәт, бу язманы укыгач, Наил Касыймовның иҗаты белән танышасыгыз килеп китәр. Шагыйрь күңеле бит ул безнең дөнья, без әйтә алмаганны ул әйтә...
Румия Надршина