БАДМИНТОН УЙНЫЙ БЕЛӘСЕЗМЕ?

2015 елның 12 декабре, шимбә

Бадминтон уйный беләсезме?

Район мәгариф учреждениеләре хезмәткәрләренең профсоюз оешмасы җитәкчесе Вакыйф Харисов бадминтон һәм өстәл теннисы буенча финал ярышына дәшкәч, махсус кызыксынып бардым. Тарихы электән килгән әлеге заманча спорт төрләре белән шөгыльләнергә хәзер мәктәпләрдә мөмкинлекләр бар.

Мәкаләне язарга утыргач, район үзәгеннән иң ерак төбәкләрнең берсе Носы мәктәбе директоры, тәҗрибәле педагог Вәсим Бәдертдиновка шалтыраттым.

– Элек укытучылар Арчага килеп, спорт ярышларында катнаша идеме? – дип сорыйм.

– Мәктәптә 32 ел эшлим. Элек укытучыларның район үзәгенә килеп, бүгенгедәй күп төрле спорт ярышларында катнашканнарын хәтерләмим, – диде ул. – Соңгы вакытта бигрәк тә активлашып киттек. Көзлектә кросс бирдек, пневматик мылтыктан аттык, дартс уйнадык. Менә хәзер бадминтон, өстәл теннисы... Алда йөзү, шахмат, шашка, чаңгы ярышы, волейбол уеннары көтә.

Утар Атыдан ветеран укытучы Илсум Садыйков:

– Элек кыш буе укытучылар, укучылар чаңгы ярышында иде, – дип хатирәләрен яңартты. – Ул вакытта хоккей дигәннең әсәре дә юк. Кая ул бадминтон, өстәл теннисы!

Бадминтон һәм өстәл теннисы буенча финал ярышлары “Арча” спорт комплексында үтте. Барысы 24 уенчы катнашты. Афәрин, яратып, бирелеп уйнадылар.

– Районның спорт федерацияләре белән актив эшли башладык, – дип сөйләде Вакыйф Харисов. – Район бадминтон федерациясе рәисе “Арск Пласт” ширкәте җитәкчесе Булат Шиһабиев зона ярышларында финалга чыгучыларны котлап, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Курса разъезды мәктәбе тарих укытучысы Гүзәл Зарипованың бадминтон уйнаганын сокланып карап тордым. Сөйләшеп киттек.

– Мин Арчада яшим, – дип сөйләде Гүзәл ханым. – Буш вакытларда иптәшем Рөстәм белән “Арча” спорт комплексында бадминтон уйныйбыз. Бу спорт төрен районда үстерергә кирәк. Файдасы бик зур.

Ир-ат бадминтончылар арасында Арчаның 2нче мәктәбе физкультура укытучысы Рәнис Нәбиуллинга тиңнәр булмады.

– Без районда бадминтонны Урта Пошалым физкультура укытучысы Айнур Сафин, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге белгече Рөстәм Зарипов һәм мин өчәү башлап җибәрдек, – дип сөйли Рәнис. – Аннан “Арча” спорт комплексына тренер булып педагогика көллиятеннән Илүзә Заһидуллина килде.

Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин:

– “Арча” спорт комплексында шөгыльләнүче бадминтончыларны җиңеп булмый, алар бик көчле уйный! – диде.

Тренер Илүзә Заһидуллинаны эзләп таптык.

– Бадминтончыларны Арчада мин беренче тапкыр әзерли башладым, – дип сөйли ул. – Өченче елымны эшлим. Хәзер кызыксынучылар күп. Имгәнүләрсез, күзләрне яхшырта торган бик әйбәт спорт төре. Аны мәктәп программасына да кертергә уйлыйлар. Атнага дүрт тапкыр шөгыльләнәбез. Хәзер үземне җиңәрдәй көчле бадминтончыларым бар.

Хатын-кызлар бирелеп өстәл теннисы уйный. Яңа Кишет мәктәбе рус теле укытучысы Нурания Габдрахманова:

– Мин өстәл теннисын 20 ел уйныйм, – ди. – Түбән Новгород пединститутында укыганда өйрәндем. Мәктәптә дә хәзер ике теннис өстәле бар. Балалар белән уйныйбыз.

Өстәл теннисы уенында катнашкан Кушлавыч мәктәбе директоры Илгиз Гайнуллин:

– 1983 елдан уйныйм, – диде. – Утар Аты мәктәбендә укыганда, физкультура укытучысы Әмин Исмәгыйлев өстәлне үзе ясап, теннис уенын оештырды.

Бадминтон һәм өстәл теннисы олимпия уеннарына керә. Заман кешесенә бу уеннарны уйный белү файдалы һәм дәрәҗәле бер шөгыльдер. Алай гына түгел, зур мәйданда җиңүләрне күрәсе килә.

Румия Надршина

Җиңүчеләр:

Бадминтон

1. Лилия Хисмәтова (“Арча” спорт комплексы)

2. Гүзәл Зарипова (Курса разъезды мәктәбе)

3. Гөлнара Гафурова (Үрнәк агросәнәгать көллияте)

 

1. Рәнис Нәбиуллин (2нче мәктәп)

2. Айнур Сафин (Урта Пошалым мәктәбе)

3. Илшат Габдрахманов (“Арча” спорт комплексы)

 

Өстәл теннисы

1. Гүзәл Ганиева (Носы мәктәбе)

2. Айгөл Гыйбадуллина (Үрнәк агросәнәгать көллияте)

3. Нурания Габдрахманова (Яңа Кишет мәктәбе)

 

1. Марат Фаязов (Апаз мәктәбе)

2. Илгиз Гайнуллин (Кушлавыч мәктәбе)

3. Равил Әгъләмов (Яңа Кенәр мәктәбе)

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International