ПЕНСИЯҢ ЯШӘҮ МИНИМУМЫНА ҖИТӘМЕ?

2015 елның 12 декабре, шимбә

Пенсияң яшәү минимумына җитәме?

Җитмәсә, өстәп түлиләр. Бүген Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе районда яшәү минимумыннан азрак пенсия алган 1189 пенсионерга 1 млн. сум өстәп түли. Пенсионерларны кызыксындырган сорауларга җавап алу максатыннан без Арча һәм Әтнә районнары буенча Пенсия фонды идарәсе җитәкчесе урынбасары Гөлназ Ибәтуллинага мөрәҗәгать иттек.

– Гөлназ Гыйлембаевна, искә төшерик әле, бүген пенсионерның яшәү минимумы күпме һәм киләсе елда ул ничек булачак?

– 2015 елда пенсионерның яшәү минимумы 6310 сум тәшкил итә, ә 2016 елда 7526 сум булачак.

– Районда барысы күпме пенсионер бар? Һәм шуларның күпмесе яшәү минимумыннан азрак пенсия ала?

– Районда барысы 16432 пенсионер бар. Алар картлык буенча гына түгел, төрле категориядәге пенсионерлар. Шуларның 1304енең пенсиясе пенсионерның яшәү минимумыннан азрак.

– Тагын бер кат әйтеп үтсәгез иде, бүген сез күпме пенсионерга пенсиясен яшәү минимумына җиткерү өчен өстәп түлисез?

– 1189 пенсионерга өстәп түлибез.

– Монда пенсионерның юл акчасы, субсидияләр исәпкә алынамы?

– Пенсионерның барлык керемнәре дә исәпкә алына. Пенсиягә юл акчасы, субсидияләрне кушканнан соң да пенсионерның барлык кереме яшәү минимумыннан ким чыга икән, ул вакытта Пенсия фонды аерманы өстәп түли. Ул пенсиягә федераль социаль өстәп түләү дип атала.

– Әгәр дә пенсионерның пенсиясе яшәү минимумыннан ким икән, аңа ниш- ләргә кирәк?

– Пенсия фондына гариза язарга кирәк. Моның өчен пенсионерның үзе белән паспорты, СНИЛСы һәм хезмәт кенәгәсе булу шарт.

– Моңарчы федераль социаль өстәп түләү алмаучылар пенсияләре артуына өмет итә аламы?

– Төгәл генә әйтеп булмый. Чөнки пенсионерның башка керемнәрен дә карарга кирәк. Кабатлап әйтәм, әгәр дә пенсионерның барлык керемнәрен дә исәпләгәннән соң килеп чыккан сумма пенсионерның яшәү минимумыннан артып китә яки тигез икән, ул вакытта өстәп түләү булмый. Ә инде барлык керемнәр белән дә сумма пенсионерның яшәү минимумына җитмәсә, ул вакытта аерма өстәп түләнә.

– Аңлатуыгыз өчен рәхмәт.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International