Түбәдән егыласың килмәсә
Эш урынында бәхетсезлек очраклары булмасын өчен районда хезмәтне саклау буенча координацион советның утырышлары булып тора. Үткән пәнҗешәмбедә тагын җыелдылар. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесенең инвестицияләр буенча урынбасары Олег Спичкин алып барды. Анда Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы төзелеш комплексы бүлегенең әйдәп баручы консультанты Рафаэль Зиннуров һ.б. катнашты.
Соңыннан район башкарма комитетының хезмәтне саклау буенча белгече Муллахмәт Әскәров:
– Эш урынында хезмәт кешесен саклау буенча хәзер таләпләр көчәйде, штрафлар зурайды, җитәкчеләргә җаваплылык артты, – диде.
Утырышта ул төзелештә иминлек шартларын булдыру буенча республика күләмендәге смотр-конкурсларның нәтиҗәлелеген әйтеп үтте. Узган ел рес- публика конкурсында эш урынында хәвеф-хәтәрсез эшләгәннәре өчен “АСПК”, “Арча МСОсы” ширкәтләре җиңеп чыккан һәм акчалата премия белән бүләкләнгән. Быел “Арча МСОсы”, бәхетсезлек очрагы булу сәбәпле (ә район буенча 5әү), җиңүгә дәгъва кыла алмый.
Эш бирүчеләр, бәхетсезлек очраклары һәм имгәнүләрне киметү максатыннан, мәҗбүри социаль иминиятләү фондына взнослар күчерә.
– Хезмәт урынында хәвеф-хәтәр булмаса, шул күчерелгән взносның 20 проценты коллективка яңадан әйләнеп кайта, – дип сөйли социаль иминиятләү фондының Арчадагы 8нче филиал баш белгече Эльмира Гафурова. – Ул акча хезмәт шартларын яхшыртуга тотыла, зыянлы участокта эшләүчеләр шифаханәгә барып дәвалана ала. Бу мөмкинлектән быел 68 оешма файдаланды, барысы 966 мең 250 сум акча кире үзләренә кайтты. Мәсәлән, “АСПК” ширкәтенә 148 мең, “Ак барс” агрокомплексы”на 78 мең, “Курса МТСы”на 70 мең сум акча кире кайтты. Әмма бу мөмкинлектән файдаланмаучылар күп. Бигрәк тә төзелеш оешмалары.
Биек йортларның түбәсендә каска кимичә, беркая да беркетелмичә эшләгән төзүчеләргә “Ай-яй, саксыз эшлиләр!” дип, “Ах!” итеп карыйсың. Республикада булган 44 бәхетсезлек очрагының 23е биеклектән егылып төшү аркасында булган.
Республикада әледән-әле булып торган бәхетсезлек очраклары (44 очрак, шуның 16сы үлем белән тәмамланган) турында сөйләгәндә консультант Рафаэль Зиннуров: “Гади генә кагыйдәләр дә үтәлми”, – дип белдерде.
Утырышта хезмәт урыннарында җәмәгать инс- пекторлары кирәк, дигән фикер дә яңгырады.
...Соңыннан төзелеш ошмаларының берсендә эшләүче, кулына циркуляркада зыян килгән Ринатның хәлен белештем.
– Бу хәл июньдә булды. Әле һаман эштә түгел, – диде ул. – Казаннан яңа гына хастаханәдән кайттым. Ярый әле кызым йөрде. Хирурглар операциягә иртән иртүк тотынганнар иде, сәгать 3кә кадәр ясадылар. Кулны яңадан җыйдылар. Шулай язылгандыр инде. Циркулярканың саклагычы булырга тиеш иде. Икенче көнне үк станокны юк иткәннәр.
Язманы консультант Рафаэль Зиннуров әйткән сүзләр белән тәмамлыйм:
– Берәүгә дә сер түгел, эш бирүче бәхетсезлек очрагы булганнан соң гына эш урынында куркынычсызлык чараларын кайгырта башлый, – диде ул.
Румия Надршина