15 декабрь көнне Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәчеләр көне үткәрелде. Анда республика газеталары хезмәткәрләре дә катнашты. Аларның үз газеталарына язылучыларга бүләкләре дә бар иде. Иң беренче булып почта бүлекчәсенә Арчадан Чишмә урамы 1нче йорт, 1нче фатирда яшәүче Фирая Гыйлаҗиева килгән. Тагын да сөендергәне – ул беренче булып район газетасына язылган. Шулай ук бу көнне биредә Халыкара Чәй көнен дә билгеләп үттеләр. Сатып алучыларны хуш исле чәй белән сыйладылар.