Ункөнлек чараларга бай булды

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Ункөнлек чараларга бай булды

Хөкүмәтебез тарафыннан мөмкинлекләре чикләнгәннәргә карата игътибар көннән-көн арта. Һәр ел декабрь башында инвалидлар ункөнлеге үткәрү дә шуның бер билгесе. Юк, бу шушы көннәрдә генә алар турында искә алалар дигән сүз түгел. Бу ункөнлектә алар өчен төрле чаралар оештырыла, халык арасына чыгарга, район җитәкчеләре белән очрашырга, аралашырга, күңел ачу чараларында катнашырга аеруча зур мөмкинлекләр тудырыла.

Быел да инвалидлар ункөнлегендә төрледән-төрле чаралар үткәрелде, аларда районның күп оешма, предприя- тиеләре актив катнашты.

Ункөнлек Арча Мәдәният йортында башланып китте. Тантанага муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев та килгән иде. Ул спортта актив катнашкан һәм җиңүләр яулаган мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне котлап, бүләкләр һәм дипломнар тапшырды. Ул көнне Арча балаларны тернәкләндерү үзәгендә һәм Яңа Кенәр интернат мәктәбендә тәрбияләнүче балалар зур концерт куйды. Татар эстрадасы йолдызы, бердәнбер күзләре күрмәгән музыкант һәм җырчы Закир Шаһбан да кайтты.

Район җитәкчеләре инвалидлар оешмалары активистлары белән түгәрәк өстәл артында да очрашты. Анда инвалидларның башлангыч оешмалары алдында торган проблемаларны уртага салып сөйләштеләр. Сорауларга Пенсия фонды, үзәк даруханә, халыкны социаль яклау бүлеге вәкилләре җавап бирде. Очрашу чәй өстәле артында дәвам итте. Чакырылганнарга күчтәнәчләр дә бар иде. Шулай ук “Ватаным Татарстан”, “Республика Татарстан”, “Чаян”, “ Моя газета” газета-журналларына яздыру да оештырылды.

Хәйрия акцияләре кысаларында да күп эш башкарылган. Инвалид балалар өчен кирәкле әйберләр, уенчыклар җыю да оештырылган. Бу акциядә Пенсия фонды идарәсе коллективы да актив катнашкан. Халыкны социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре өйләренә барып үзләре хезмәт күрсәткән инвалидларның йорт территорияләрен кардан чистартканнар, юрист шәхси консульта- цияләр үткәргән, бүлекнең мобиль бригадасы ялгыз гомер итүче беренче төркем инвалидларның өйләрендә булган. Дөрес, бу эшләр бер көнлек кенә түгел, даими оештырылып килә һәм киләчәктә дә дәвам итәчәк.

Инвалид балалар да читтә калмаган. Мөмкинлекләре чикләнгән балалар тәрбияләнүче дүрт гаиләгә дәүләт социаль ярдәме күрсәтелгән. “Өмет чыганагы” балаларны тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүче балалар өчен Арча сәнгать мәктәбе, икенче урта мәктәп укучылары концерт куйган, үзләре рәсемнәр бәйгесе, интеллектуаль уен, спорт чарасы оештырган, үзәк китапханә хезмәткәрләре әкиятләр буйлап “сәяхәткә” алып чыккан, педагогика көллияте студентлары төрле уеннар белән күңелләрен күтәргән.

Тынгы белмәс “Чишмә”, “Яшь йөрәкләр” ветераннар ансамбльләре, Арча Мәдәният йорты, Арча станциясендәге, Сикертәндәге күпфункция- ле үзәк үзешчәннәре дә бу көннәрдә концертлар белән чыгышлар ясаган. “Өмет” өлкәннәрне тернәкләндерү үзәге, өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат–йорт, Яңа Чүриле психоневрологик интернат та читтә калмаган. Иске Ашыт халык театры Арча Мәдәният йортында спектакль куйган. Мәгариф идарәсе хезмәткәрләре өйдә укучы балалар белән очрашканнар, тематик әңгәмәләр, сыйныф сәгатьләре, бәйгеләр, ә яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге төрле ярышлар оештырганнар. Мондый чараларның барысын санап бетереп тә булмый. Ә ункөнлекне Арча педагогика көллияте искиткеч матур концерт белән тәмамлады.

Гөлсинә Зәкиева

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International