Сез безгә кирәк

2015 елның 16 декабре, чәршәмбе

Сез безгә кирәк

Геройларыбыз бүген ничек яши? Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге җитәкчесе Алмаз Борһанов үзебезнең районда яшәгән геройлар янына баруны оештырды.

Мирҗәмдә яшәүче Дания Галимова һәм Яңа Кенәрдә гомер итүче Стелла Габдрахманова янында булдык.

Герой кунакларны иң якын туганнары кебек каршы алды, хәлен белергә килгәннәре өчен чиксез шатлануын да яшермәде. Соңгы вакытта тормышында булган барлык яңалыкларны сөйләргә тырышты.

– Кызым үзенә чакыра. Ул да авылда гына яши. Ялгызы. Киявем бик яхшы иде. Яшьли вафат булды. Аяк өстендә йөреп торганда нигездән чыгып китәсе килми шул, – диде Дания апа. – Хәлемне белеп, ярдәм итеп тора. Оныгым Ришат та бик игелекле бала булды. Аллага шөкер, тормышым бик әйбәт. Тик өйдән чыгып йөреп булмый инде хәзер. Элек киявем Рәсүл очрашулардан калдырмый иде, анысы. Рәхмәт менә, онытмыйсыз, өйгә килеп хәлне беләсез бит әле.

Стелла Габдрахманова Арчада кызы Светланада кунакта булып чыкты. Бу арада аның өйдә торганы да юк икән. Башта сугыштан соңгы елларда үзе укыган Арчаның беренче мәктәбендә булган, аннан Казанга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга барган. Аннан алган тәэсирләрдән әле дә чыгып җитә алмый. Күренеп тора, уртаклашасы, барын да сөйләп эчен бушатасы килә.

– Гомергә истә калыр- лык вакыйга булды ул, – ди Стелла Габдрахманова. – Башта Казанның бик матур урыннары белән таныштырдылар. Кремльдә дә, Бөек Ватан сугышы музеенда да булдык, Универсиада булган урыннарны да карадык. Аннан ресторанга алып бардылар. Президент белән очрашу искиткеч җылы тәэсирләр калдырды. Анда Россия Президентының Идел буе Федераль округындагы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич та килгән иде. Соңыннан Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында зур концерт карадык. “Сез безгә бик кирәк. Яшь буынны патриотик рухта тәрбияләү өчен кирәк”, – диделәр алар.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International