Менә шундый әбиләр!
Иске Ашыт авылы кызы Мәдинәгә тормыш ачысын бик иртә татырга туры килә. 12 яшеннән колхоз эшендә катнаша башлый. Бәхетсезлеккә, әнисе үлеп китә. Әтисе өйләнә, өйгә үги әни килә. Үз әнисе исән булса, 16 яшьтән Мәскәүгә кадәр чыгып китәр идемени?
— Бер апайга иярдем дә киттем инде, — дип искә ала ул көннәрне. — Тик анда эш табуы кыен иде, ике елдан кире кайттым.
Сугыш елларында кырда, фермада эшли. 1946 елда сугыштан кайткан Габделнур Шәрәфиевкә кияүгә чыга. 48 ел бергә гомер итәләр. 12 балалары туа, 8е малай, 4се кыз. Соңгылары — Гүзәл белән Рүзәл — игезәкләр.
Мәдинә әби 13 декабрьдә 95 яшен тутырды.
— Телевизор карый, газеталар укый — бар яңалыкны белеп тора, — ди бергә яшәүче улы Газинур. — Без күрмәгәндә бәрәңге дә казый әле ул.
Яңа Кенәрдә яшәүче Вәсилә Шакирҗановага 14 декабрьдә 90 яшь тулды. Аңа да күпне күрергә туры килгән, 16 яшендә кохоз эшендә. Башкортстанда туган кыз 1946 елда Шәрифҗан Шакировка кияүгә чыга. Типографиядә хәреф җыючы була, аннан соң артельдә эшли.
Хөрмәтле ветераннарны муниципаль район башлыгы Илшат Нуриев юбилейлары белән котлады, аларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның һәм үзенең Рәхмәт хатларын, бүләкләр тапшырды.