Түбән Атыда “мәңгелек” двигатель эшли
Түбән Аты авылы халкы тәмле сулы Сибгать чишмәсенә яратып йөри. Елга аръягындагы тау битендә урнашкан ул. Элек биредә тегермән, куян фермасы, яшелчә, алма бакчалары бар иде, дип сагынып сөйли өлкәннәр. Хәзер монда чишмә генә сакланып калган, авылдан ераграк булса да, сукмак өзелми аңа.
Авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев, эшмәкәр Җәүдәт Әхмәтханов чишмә суын авылга ничегрәк якынрак китерергә, дип киңәш коралар. Аска таба китерүе берни түгел, су үзе ага, ә менә авыл биектәрәк урнашкан, анда ничек менгерергә? Эзләгән таба, диләр. Интернеттан тауга су менгерә, электрсыз эшли торган гидротаран дигән җайланма барлыгын белеп алалар. Аны алу, кайтару чыгымнарын Җәүдәт Әхмәтханов үз өстенә ала.
Җир астыннан 350 метр торба сузыла, су елганың бу ягына кадәр үзе ага. Аннан соңгы эш гидротаранга “йөкләнә”. Кечкенә генә җайланма ул, торбадан килгән су клапанны күтәрә, эчтә 1 атмосфера басым барлыкка килә. Су белән эшли торган “мәңгелек” двигатель дисәк тә була.
— Шөкер, бездә ярдәм итәбез, дип торучылар бар, — ди Ядкәр Мөхәммәдиев. — Шушы чишмәне эшләргә дип бер депутатыбыз 20 мең сум акча бирде. Түбән Аты зиратын койма белән әйләндерү өчен Җәүдәт Әхмәтханов 100 мең сум акча биргән, Фәрит Йосыпов 30 мең сумга капкасын ясаткан.
“Мәңгелек” двигатель ярдәмендә чишмә суы китерелгән урамда утыз хуҗалык бар. Әлеге вакыйга уңаеннан матур гына бәйрәм дә оештырып алдылар. Авыл җирлеге башлыгы Ядкәр Мөхәммәдиев үзара салым акчаларының кая тотылуы, киләсе елга башкарылачак эшләр турында сөйләп үтте. Быел Түбән Атыда, Урта Атыда 800 метр урамга таш түшәлгән. Киләсе елда Колачы, Урта Сәрдә урамнарына да салыначак. Урта Сәрдәдә зиратка чыга торган күперне яңартканнар. Түбән Атыда 3 тонналы сыешлык, 180 метрлы җиңсәсе булган мотопомпа әзерләп куйганнар.
2016 елда Түбән Атының тау битендәге икенче чишмәсеннән торба сузып Кече як урамдагы йортларга үз агымы белән килә торган су кертеләчәк. Бу урамда самавыр да куярга исәплиләр, арткан су Бака күленә агып төшәчәк. Суы күбәеп китсә, балык күленә дә әйләнергә мөмкин әле. Хәер, буаны болай да ясарга җыеналар икән.
Ильяс Фәттахов