Алтмышта да бала ул

2015 елның 18 декабре, җомга

Алтмышта да бала ул

Арча Укучылар сарае минем өчен дә бик якын. Чөнки балачагым, мәктәп елларым шунда үтте, дисәм дә ялгышмам. Ул вакытта Пионерлар йорты иске генә ике катлы бинада урнашкан иде. Кечкенә генә бүлмә балалар белән шыплап тула. Барысының да үз шөгыле бар. Дилбәр апа, Шәгъвәнә апа белән төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәбез, чит илләрдә яшәүче яшьтәшләребез белән хатлар алышабыз.

Аннан соң күпме еллар үтте, күпме сулар акты. Арча Пионерлар йорты тарихы да ерак- ларда калды. Быел Укучылар сарае үзенең 60 еллык юбилеен билгеләп үтә. Шул уңайдан зур тантана булды. Барабанчылар,  кызыл галстук-                                            лар таккан пионерлар чыгышы белән башланып киткән кичә, тарихын чагылдырган видеофильм үткәннәрне тагын бер кат барларга мөмкинлек бирде. Юбилейга чакырылган төрле елларда эшләгән җитәкчеләр, методистлар, вожатыйлар чыгышлары хатирәләрне яңартты.

– Мин техник модельләштерү түгәрәген алып бардым, – ди Евгений Ефремов. – Самолетлар, корабльләр макетлары ясый идек. Шартлар хәзерге кебек искитмәле булмаса да, тырыштык, бәйгеләрдә катнашып, урыннар да яуладык.

– “Сәләт” лагере иң беренче безнең районда оешты бит. Мин аның өлкән вожатые да булдым әле, – дип искә ала Боз сарае җитәкчесе Илһам Шакиров.

– Мин эшләгән чорда техник юнәлешләргә басым ясалды, – дип кушыла Наил Гыйниятуллин. – Модельләштерү, робот техникасы, картинг… Мәктәпләргә дә чыгып, шушы түгәрәкләрне җанландырып җибәрдек.

– Еллар үткән, җитәкчеләр дә алышынган. Һәрберсе яңалык өстәгән, камилләштергән. Хәзер бездә 2000нән артык бала шөгыльләнә. Мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан, һөнәри-техник уку йортларыннан киләләр, мөмкинлекләре чикләнгән балалар да йөри. Төрле юнәлештә эшлибез. Балалар аны кызыксынуларыннан чыгып үзләре сайлап алалар. Халыкара, Россия, республика бәйгеләрендә катнашып, җиңүләр яулыйбыз. Ел ярым эчендә генә дә  утызга якын диплом һәм грамота алдык, – ди җитәкчесе Руслан Гыйниятуллин.

Арча Укучылар сарае уңыш- лары турында ишетеп, белеп торабыз. Андагы барлык хезмәткәрләр дә үз эшләренә бирелгән, вакыт белән хисаплашмыйлар, балаларны яраталар, аларга үзләре белгәннең барын да ирештерергә тырышалар. Хәзер балаларны юк-бар белән генә алдап булмый. Алар, өлкәннәр сүзе белән әйткәндә, барын да белеп туа- лар. Андыйларны да  кызыксындыра алалар икән, димәк, биредә, чын мәгънәсендә, үз хезмәтләренең осталары эшли.

Тезелеп киткән стендлар, зур альбом, балаларның чыгышлары – менә аның нәтиҗәсе. 60 еллык юбилейны шундый уңышлар белән каршылыйсың икән, димәк, вакыт, тырышлык, хезмәт юкка булмаган.

Юбилей булгач, ничек инде бүләкләрсез үтсен. Ул көнне ветераннарга да, Укучылар сарае хезмәткәрләренә дә, үзләре белән тыгыз элемтәдә торып эшләгән оешма җитәкчеләренә дә Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары тапшырылды. Бәйрәм Укучылар сарае каршында эшләп килүче “Сөембикә” бию коллективы чыгышлары белән үрелеп барды. Соңыннан бирегә йөреп күп нәрсәгә өйрәнгән, һөнәр сайлавына да этәргеч ясаган Казан мәдәният һәм сәнгать университеты студенты Алмаз Нуруллин коллективны юбилей белән котлап, җыр бүләк итте.

Гөлсинә Зәкиева

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International