Пенсионер, хезмәт ветераны, бу сезгә кагыла!

2015 елның 18 декабре, җомга

Пенсионер, хезмәт ветераны, бу сезгә кагыла!

Әңгәмәдәшебез – район социаль яклау бүлеге җитәкчесе Илдус Әһлиев.

– Илдус Котдусович, 2016 елда пенсионерларга, хезмәт ветераннарына кагылган үзгәрешләр турында сөйләсәгез иде.

– Татарстан Республикасының 2004 елның 8 декабрендә кабул ителгән “Татарстан Респуб- ликасында халыкка адреслы социаль ярдәм күрсәтү турындагы” Законга (№63), чыннан да, 2016 елның 1 гыйнварыннан үзгәрешләр кертеләчәк. Моның төп максаты – мохтаҗларга социаль ярдәм итү. Закондагы үзгәрешләр ташламалардан файдаланучы хезмәт ветераннарына һәм пенсионерларга кагылачак. Безнең районда 2320 хезмәт ветераны бар. 5590 гади пенсионер юл акчасы ала.

– Хезмәт ветераннары нинди ташламалардан файдалана?

– Бүген безнең хезмәт ветераннарына 399 сум юл акчасы, норматив буенча торак-коммуналь хезмәтләр өчен 50 процент субсидия һәм телефонга түләүнең абонемент өлешенә 50 процент күләмендә ташлама каралган.

– Закондагы үзгәрешләр хезмәт ветераннарына нинди яңалыклар алып килә?

– Бу яңалыклар 2016 елның 1 гыйнварына кадәр хезмәт ветераны булганнарга кагылмый. Әмма аларга телефон хезмәтенә түләүдә бер үзгәреш булачак. Телефонга ташлама шәһәрдә һәм авылда яшәүчеләргә 180 сумнан чыгып (50 проценты) исәпләнәчәк, ягъни 2015 елның 31 декабренә кадәр булган хезмәт ветераннары телефонга 90 сум субсидия алачак.

– Ә ул моңарчы ничек булды?

– Арча шәһәрендә яшәүчеләргә 367 сумнан, ә авылда көн итүчеләргә 295 сумнан чыгып, 50 процент субсидия бирелде.

– 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераны  статусы алучыларга нинди яңалыклар булачак?

– 2016 елның 1 гыйнварыннан хезмәт ветераны статусы алучыларга ташламалар уртача айлык керемнән чыгып исәпләнәчәк. Керемнәр турындагы мәгълүматлар электрон рәвештә район Пенсия фондыннан алыначак. Ветеранның уртача айлык                  кереме 20000 сумнан арт-                                                                      са, ташламалар билгеләнми.

– Юл акчасы каламы?

– Уртача айлык кереме 20000 сумнан арткан хезмәт ветераннары шәхси гариза нигезендә пенсионер буларак 280 сум күләмендәге юл акчасына күчә ала.

– Уртача айлык керем 20000 сумнан ким булса ничек?

– Әгәр дә уртача айлык керем 20000 сумнан ким булса, хезмәт ветеранына каралган юл акчасы һәм торак-коммуналь хезмәтләргә ташламалар үзгәрешсез кала, әмма телефонга түләү буенча субсидия 180 сумнан (50 проценты 90 сум) чыгып исәпләнәчәк.

– Илдус Котдусович, яңа елда тагын нинди үзгә- решләр көтелә?

– Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 542нче карарына  (17.12.2004) үзгәрешләр керә. Бу бернинди дә ташламага ия булмаган пенсионерның юл акчасына бәйле үзгәреш. Моңарчы пенсионерлар 399 сум юл акчасы алдылар. 2016 елның 1 гыйнварыннан юл акчасы керемнәрдән чыгып исәпләнәчәк. Әгәр дә пенсионерның уртача айлык кереме 20000 сумнан ким булса, юл акчасы 427 сум булачак. Әгәр дә инде уртача айлык керем 20000 сумнан артып китсә, ул вакытта пенсионерга юл акчасы 280 сум түләнәчәк. Пенсионерның керемнәре турындагы мәгълүмат район Пенсия фондыннан электрон рәвештә алыначак.

– Керемнәр нинди тәртиптә исәпкә алыначак?

– Хезмәт ветераны, пенсионерның уртача айлык керемнәре соңгы алты айныкы исәпләнәчәк. Мәгълүматлар алты айдан алты айга яңартылып торылачак.   Район социаль яклау бүлегенә килеп йөрү кирәкми. Дөрес, Пенсия фондыннан алынган керемнәр белән риза булмаганнар үзләренең керемнәре турында язмача мәгълүмат алып килә ала.

 

Сораулар булса,

3-13-30, 3-13-34, 3-13-51, 3-13-33 телефон номерларына шалтыратырга мөмкин.

 

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International