Чыршыгыз алтын бәясенә төшмәсен
Ел әле генә башланган иде кебек. Ни арада узып киткән. Менә тагын Яңа ел каршыларга әзерләнәбез. Тагын да шатландырганы, аңа каникуллар кушылып китә. Шушы бәйрәмне, ялларны күңелле итеп, хәвеф–хәтәрсез үткәрергә иде. Бу безнең үзебездән генә тора. Шулай да саклык чаралары турында тагын бер кат искәртеп китү зыян итмәс. Шуны күздә тотып без Россия эчке эшләр министрлыгының Арча районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары, полиция подполковнигы Ирек Габидуллинга мөрәҗәгать иттек.
– Яңа елны чыршы белән каршы алу гадәткә кергән. Күбебезгә өйгә хуш исләр таратып торган чын чыршы булсын. Быел аларны каян алырга була?
– Бер генә юл – сатып алырга. Ярминкәләргә алып киләләр. Үзең кисеп алу турында хыялланырга да ярамый. Чөнки бу кыюлыгың бик кыйммәткә төшәргә мөмкин. 20 декабрьдә рес- публикада “Чыршы” операциясе башлана. Ул ай ахырына кадәр дәвам итәчәк. Законсыз чыршы кисүчеләр полиция хезмәткәрләре тарафыннан тоткарланачак һәм административ җавапка тартылачак, ягъни штраф салыначак. Күләме бик зур. Гражданнарга 3–4, вазифаи затларга 20–40, юридик затларга 200–300 мең сум.
– Хәзер бәйрәмнәрдә фейерверклар куллану модага кереп китте. Яңа елда бигрәк тә. Ул рөхсәт ителәме?
– Фейерверклар куллану нәтиҗәсендә нинди очраклар килеп чыкканы һәрберебезгә мәгълүм. Шуңа чарасын алдан күрергә кирәк. Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм юкка чыгару, янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү буенча район комиссиясенең “Татарстан Республикасының Арча муниципаль районы территориясендә янгынга каршы аеруча режим урнаштыру турында”гы карары нигезендә янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатында пиротехника (фейерверклар, петардалар һәм башкалар) куллану тыела. Фейерверкларны Арча стадионында, “Балыкчы авылы” ширкәтенең автомобильләр кую урыны янындагы территориядә, Зур Бирәзә авылында Арча–Әтнә автомобиль юлының уң ягында урнашкан су кудыру башнясы янында, Айван авылындагы автобус тукталышыннан 100 метр читтә Арча–Төбәк-Чокырча автомобиль юлының уң ягында, Божада Магистральная һәм Үзәк урамнары юл чатыннан 300 метр читтә, Күпербашта Казанка елгасы аша салынган күпердән сул якта 50 метр читтә урнашкан мәйданчыкта, авыл җирлекләрендә махсус билгеләнгән урыннарда, авыл читендә генә җибәрергә рөхсәт ителә.
– Ә бу таләпне үтәмәү очрагында ниндидер чаралар күреләме?
– 10 декабрьдән 15 гыйнварга кадәр полиция хезмәткәрләре бу эшне контрольдә тотачак. Закон бозучылар административ җаваплылыкка тартыла. Гражданнарга 1–4, вазифаи затларга 15–20, юридик затларга 200–300 мең сум күләмендә штраф салына.
Шуны да онытмагыз, кешеләрнең өйдә булмавыннан караклар бик оста файдаланырга мөмкин. Йортыгызның сагы турында алдан кайгыртып куегыз.
Якынлашып килүче Яңа ел бәйрәме белән сезне! Бәйрәмнәрегез, кышкы каникулларыгыз күңелле һәм тыныч үтсен. Онытмагыз, бу бары тик үзегездән генә тора.
Гөлсинә Зәкиева