Законнар чыгардылар

2015 елның 18 декабре, җомга

Законнар чыгардылар

Арча китапханәсендә үткәрелгән күп кенә чараларда катнашкан бар. Китапханәчеләр аны зур хәзерлек белән оештыра белә.

Россия Конституциясе көне уңаеннан үткәрелгән парламент сәгате дә нәкъ шулай булды. Аны баш китапханәче Гөлназ Минһаҗева алып барды. Чарада Арча беренче урта мәктәбенең Диләрә Гаптелбәрова җитәкчелегендәге 8 В сыйныфы укучылары катнашты. Балалар белән очрашуга Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципаль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов, Арча шәһәр Советы башлыгы урынбасары, шәһәр Советы депутаты Римма Мамаделеева, “Бердәм Россия” партиясе җитәкчесе урынбасары Валентина Гаранина, “Бердәм Россия” партиясенең “Яшь гвардия”се штабы, районның яшьләр парламенты әгъзасы Эльвира Сираҗетдинова чакырылган иде.

Чарада балаларга төрле юллар–видеоролик, сөйләшүләр, уеннар белән Конституциянең асылы, төп мәгънәсе аңлатылды, тематик сораулар аша аларның белемнәре дә тикшерелде.

– Бар нәрсәгә кечкенә вакыттан нигез салына. Белем дә, сәләт тә, талант та балачактан ачыла. Аларны вакытында күреп алырга һәм үстерергә генә кирәк. Моның өчен илебездә барлык мөмкинлекләр дә бар. Конституция дә кеше мәнфәгатьләрен кайгыртуны беренче урынга куя, – диде Римма Мамаделеева.

– Сез шушы көннәрдә генә кулларыгызга паспорт алдыгыз, – диде Ринат Һидиятов. – Сез хәзер Россиянең тулы хокуклы гражданнары булдыгыз.

Аннан балаларга сүз бирелде. Алар Россия Конституциясе, кеше хокуклары буенча сорауларга җаваплар таптылар, кеше хокукларын рәсемнәргә “төшерделәр” һ.б. Өйгә дә эш бирелгән булган. Шуның нигезендә балалар яшьләр политикасы буенча үзләре законнар язып алып килгәннәр. Бу көнне Аяз Галимуллин, Ләйсән Шәрипова, Индира Галимова дәлилләр китереп, шуларны якладылар.

Ә законнары кызыклы чыккан. Берсе электрон китапларга күчүне кирәк саный, икенчесе мәктәпләрдә карточкалар бирелсен, биш-леләр алган саен аларга баллар өстәлеп барылсын һәм алардан ашханәдә туклану өчен түләгәндә файдаланып булсын, дигән фикерне җиткерә, өченчесе патриотик рухта тәрбияләүче совет заманындагы пионер лагерьларының кире кайтуын тели. Аларның да үз сәясәте, үз законнары. Һәм алар заман рухы белән сугарылган.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International