Хоккей судьяларына категория биреләчәк
20 декабрьдә Боз сараенда Татарстан Республикасы хоккей федерациясе республика семинары була.
Ул республика беренчелегенә үткәрелгән ярышлар оештыручы судьялар бригадасына категорияләр бирүгә багышлана. Семинарга Татарстан Республикасы хоккей федерациясе баш судьясы В.Суслов үзе кайта. Ул көнне безнең Боз сарае судьяларына да категория биреләчәк.