Фигуралы шууга рәхим итегез
22 декабрьдә 16 сәгатьтә Боз сараенда фигуралы шуу буенча күрсәтмә чыгышлар була.
Анда үзебезнең шәһәр балалары чыгыш ясаячак. “Биредә тренер Алина Галимова кул астында 3 яшьтән башлап балалар шөгыльләнә. Бу көнне 5 яшьлекләр дә бозга чыгачак”, – диделәр безгә. Күңелле чара булачак, килми калмагыз. Әкият геройлары да сезне үзебезнең фигуралы шуу осталары чыгышын карарга чакыра. 0+