“Арча хәбәрләре”ннән башка булмый
15 декабрьдә Арча почта бүлекчәсендә Әбүнәче көне үткәрелде. Халыкара чәй көне буларак, биредә ул турыда да онытмаганнар иде. Шулай ике бәйрәм бергә туры килде. Ә бәйрәм, билгеле инде, кунакларсыз узмый. Аларга да кытлык сизелмәде. Әбүнәче көненә республика газета–журналларыннан махсус кайтканнар.
– Ноябрь аенда Әбүнәче көне Яңа Кенәрдә үткәрелде. Халык бик актив катнашты, – ди почта бүлекчәсе җитәкчесе Гали Фәйзрахманов. – Бүген чәй көнен дә билгеләп үтеп, газета–журналларга язылучыларыбызны 15 төрле берсеннән–берсе хуш исле чәйләр күргәзмәсе белән таныштырып һәм чәй эчереп, аларга хөрмәтебезне күрсәтергә уйладык.
Ул көнне иң беренче булып почта бүлекчәсе ишеген Арчада, Чишмә урамы, 1нче йорт, 1нче фатирда яшәүче Фирая Гыйлаҗиева атлап кергән. Ул шулай ук иң беренче булып “Арча хәбәрләре” район газетасына һәм “Юлдаш”ка язылган. Аягыгыз җиңел булсын, Фирая ханым, киләчәктә дә бергә булыйк.
– 3 декабрьдән 13енә кадәр газета–журналларга ташламалы язылу булды. Күп кеше шул вакыттан файдаланып калды. Ә өлгерә алмаганнар бүген килә. Язылу ташламалы булмаса да, бүләкләре бар, – ди почта бүлекчәсенең газета–журналларга яздыру бүлеге җитәкчесе Рәсүлә Гафарова. – Күбесе 2–3 басмага һәм аннан да күбрәккә языла. Бүгенге көн өчен бу бик әйбәт күрсәткеч инде. Район газетасы һәрвакыттагыча беренче урында.
Әбүнәче көненә килүчеләрнең үзләре дә шундый фикердәме?
– Ташламалы язылу булган икән. Белмичә калдым. Менә бүген килдем. Элегрәк бик күп төрле газета–журнал алдыра идем. Хәзер булмый, кыйммәтләнде. Менә район газетасына язылдым. Үз районыңда нәрсә булганын ничек белмичә торасың, – ди Арчадан Мәүлия Кашапова.
– Мин дә аның белән килешәм, – ди аның белән бергә килгән ханым. – Бер ай гына “Арча хәбәрләре”нә язылмадым, көчкә ул вакытны үткәреп җибәрдем.
Әбүнәчеләр газетабыз битләрендә кешеләр, төрле язмышлар турында мәкаләләр күбрәк басылсын иде, тәнкыйть мәкаләләренә дә урын бирелсен иде, диләр. Киңәшләр бирәләр, тәкъдимнәр кертәләр. Сезнең һәр сүзегез, киңәшегез, тәкъдимегез безнең өчен бик кыйммәт, хөрмәтле газета укучыларыбыз. Киләчәктә дә бергә булыйк, бер–беребезне тулыландырып, хәбәрләшеп, дус яшик. Алдагы очрашуда хатларга күбрәк урын бирергә кирәк, дигән тәкъдим кергән иде. Күргәнегезчә, без сезнең теләкне үтибез. Сездән кызыклы хатлар, хәбәрләр көтәбез.
Гөлсинә Зәкиева