Яңа елга якынлашабыз
Арча район башкарма комитеты “Кыш — 2015–2016” Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү планын раслады.
Районыбыз мәктәпләрендә 24–28 декабрь көннәрендә Яңа ел чыршылары үтә.
26 декабрьдә Арча шәһәре үзәк стадионында районның үзәк чыршысын ачу тантанасы. Оешмалар, учреждениеләр һәм предприятиеләр катнашында “Менә шундый Кыш Бабай!” дигән конкурс, “Безгә әкият килә...” кар фигуралары конкурсы.
28 декабрьдә “Арча” спорт комплексында район башлыгы чыршысы уздырыла. 15 сәгатьтә.
29 декабрьдә Укучылар сараенда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен бәйрәм. 10 сәгатьтә.
29 декабрьдә район Мәдәният йортында Арча балалар сәнгать мәктәбе концерты. 19 сәгатьтә.
30 декабрьдә Арча станция- сендәге күп функцияле үзәктә бал-маскарад. 19 сәгатьтә.
31 декабрьдә үзәк стадионда үзәк чыршы янында мәдәни-күңел ачу программасы. 20 сәгатьтә.
1 гыйнварда район үзешчән сәнгать осталарының бәйрәм концерты. Сәгать 1дән 4кә кадәр.
2 гыйнварда балалар- яшүсмерләр спорт мәктәбендә баскетбол ярышы.
3 гыйнварда “Арча–Арена” боз сараенда спорт ярышлары. 10 сәгатьтә. 11 сәгатьтә Кыш бабай һәм Кар кызы катнашында бергәләп бозда шуу.
5 гыйнварда “Арча–Арена” боз сараенда “Күңелле стартлар” дигән спорт ярышлары. 10 сәгатьтә.
6 гыйнварда Укучылар сараенда балалар концерты. 10 сәгатьтә.
7 гыйнварда стадионда “Арча кичләре” мәдәни-күңел ачу программасы. 18 сәгатьтә.
8 гыйнварда бассейнда йөзү буенча ярышлар. 8 сәгатьтә.
9 гыйнварда Укучылар сараенда Кыш Бабай призына шахмат ярышлары. 8 сәгатьтә.
11 гыйнварда станциядәге күп функцияле үзәктә балалар өчен мультфильмнар.
13 гыйнварда үзәк стадионда мәдәни-күңел ачу программасы. 19 сәгатьтә.
“Яңа ел бизәкләре” конкурсы оешма, предприятие, учреждениеләр һәм муниципаль берәмлекләр арасында территорияне иң яхшы бизәү, Яңа ел шәһәрчеген иң яхшы бизәү, иң яхшы яктылык белән бизәү, хоккей мәйданчыкларын иң яхшы әзерләү һәм аларның эшен оештыру, микрорайонның, ТМШның иң яхшы чыршысы, авыл җирлеген иң яхшы бизәү номинацияләре буенча уздырыла.
“Безгә әкият килә...” дип аталган кар сыннары конкурсында Арча шәһәренең мәктәпкәчә һәм мәгариф учреждениеләре катнаша.
“Менә шундый Кыш Бабай” конкурсында Арча шәһәрендәге оешмалар һәм учреждениеләр катнаша. Беренче этапта Кыш Бабайлар парады уза. Икенче этапта оешма һәм учреждениеләр мәдәни-күңел ачу программасы тәкъдим итә.
Конкурсларда җиңүчеләр 13 гыйнварда Иске Яңа елны каршылау чаралары вакытында бүләкләнәчәк.
“Кыш — 2015–2016” Яңа ел бәйрәм чараларын әзерләү һәм үткәрү планы белән тулырак газетаның arskmedia.ru сайтында танышырга мөмкин. 6+