Яраткан артистыбыз бүләк алды
Без “Җидегән чишмә” халык театрын ни өчен яратабыз? Чөнки анда без белгән таныш үзешчәннәр уйный. Һәм оста уйныйлар! Алар: хезмәттәшебез Гөлсинә Зәкиева, Харис Сафин, Илдус Хәбибуллин, Рөстәм Закирҗанов, Резедә Гарифуллина...
Әсәр язу – язучы эше, ә менә язганны тамашачыга җиткерү – монысы инде режиссер һәм артистларның осталыгыннан тора. Кайвакыт спектакль башында авторның ни әйтергә теләгәнен аңламыйча күңелсезләнә башлыйсың, аннан вакыйгалар шулкадәр эченә бөтереп алып кереп китә, геройлар белән бергә яшисең, аларга кушылып елыйсың, көләсең... Үзешчән артистларыбыз вакытны ала торган бик зур хезмәт башкара, тамашачыны тәрбияли, менә дигән ял бүләк итә.
Бу көннәрдә Харис Сафинның бигрәк тә шат- лыклы көннәре. Ул “Идел-Йорт” төбәкара фестивалендә коллектив белән Ибраһим Абдуллинның “Айсылуның айлы кичләре” спектаклендә катнашып, “Намус һәм дәрәҗә” (исеме дә нинди бит!) номинациясендә жиңеп, Диплом белән бүләкләнде. Сугыш темасына багышланган әлеге спектакльдә ул грузин солдаты Сандро Чапчабадзе ролен башкара.
– Грузин солдаты минем өчен бик тә таныш һәм якын тема, – дип сөйли Харис. – Чөнки үзем Грузиядә ике ел армия хезмәте үттем. Рольләрне бүлешкәндә режиссер Рафис Сәлахетдинов, Харис абый, борының да килешеп тора, әйдә грузин солдатын син уйна дип, рольне миңа бирде. Мин бу уен-көлкеле грузин солдатын бик теләп уйныйм.
Арча театрында 30 ел уйнау дәверендә Харис- ка күп төрле рольләрне башкарырга туры килгән: яшүсмер малайдан алып аксакаллы картка кадәр. Шулар арасыннан иң уңышлысы һәм катлаулысы дип ул Туфан Миңнуллинның “Әлдермештән Әлмәндәр” спектаклендәге төп герой Әлмәндәрне саный. Ничек итеп әсәрдәге герой роленә кереп бетеп уйнарга кирәк? Шушы сорауны мин аның үзенә дә бирдем.
– Әсәр геройлары тормышны уйный, алар халәте безгә таныш кичерешләр, – дип җавап бирде Харис. – Мәсәлән, Әлмәндәрдә яшәү көче бик зур, аның әҗәлгә бирешәсе килми. Менә миңа хәзер 65 яшь, яшәү көче минем үземдә дә көчле.
– Ә бит сезгә үзегез сөймәгән капма-каршы образларны да уйнарга туры киләдер.
– Әйе, андый рольләрне дә уйнарга туры килде. Мәсәлән, исерек ролен. Әмма исерек булса да, вакыт-вакыт ул бик акыллы сүзләр әйтә. Автор үз әсәрендә аеклар әйтә алмаганны исеректән әйттерә.
Бәлки гыйбрәтле, катлау- лы геройларны ышандырырлык итеп уйнау өчен тормышның төрле бас- кычларыннан үтү кирәктер? Нәкъ Харис әфәнде кебек. Күкчә Бирәзә авылы егете армиядән кайткач, Казанга авиация институтына укырга керер- гә бара. “КамАЗ” заводының гөрләгән вакытлары була ул. Шул вакытта бер төркем яшьләрне Мәскәү дәүләт индустриаль университетына укырга алып китәләр. Харис та шул төркемгә эләгә. Укуны тәмамлагач, заводка эшкә кайта. Әнисе бакыйлыкка күчкәч, Арчага кайта. “Сельхозмагазин”, “АТП”, “Сельхозтехника” предприятиеләрендә җавап- лы эшләрне башкара, “ТАСФИР” иминиятләү фирмасы җитәкчесе урынбасары булып эшли.
Театр коллективларына бәя бирүче жюри фикере турында да сорашам.
– 110лап театр коллективы жюри каршында чыгыш ясый, – дип сөйләде Харис әфәнде. – Мактанып әйтмим, безнең үзешчәннәр чыгышын жюри профессиональ артистлар дәрәҗәсенә тиңли. Минем хезмәтемне бәяләү ул коллективның да хезмәтен зурлау. Безнең белән бергә уйнаучы яшь башкаручы Лилия Баһавиевага “Дебют” номинациясендә диплом тапшырдылар.
Театр коллективына уңышлар телибез!
Румия Надршина