Геройлар әнә шундый

2015 елның 18 декабре, җомга

Геройлар әнә шундый

Геройлар көне Арчаның 1нче мәктәбендә тантаналы рәвештә билгеләп үтелде. Аны “Бердәм Россия” сәяси партиясе җирле бүлекчәсе, Арча тарих-этнография музее, 1нче мәктәп оештырды. Очрашуга Яңа Кенәрдән Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова килгән иде.

Тантанада шулай ук Яңа Кенәрдән сугыш ветераны Нәкыйп Сәфәров, районның хөрмәтле хезмәт ветераннары чакырылган иде. Очрашуда республика хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлек җитәкчесе, подполковник Алмаз Борһанов, “Сугышчан туганлык” оешмасы җитәкчесе, подполковник Сергей Баһаветдинов, Арча педагогика көллиятенең “Прометей” эзтабарлары катнашты. Тантаналы шартларда 14 яше тулган егетләргә һәм кызларга паспорт тапшырылды.

Районның Советлар Союзы Геройлары Валентин Ежков, Гатаулла Салихов, Нәкыйп Сафин, Гани Сафиуллинны без мәктәп елларыннан беләбез. Алар Бөек Ватан сугышы геройлары. Ә бит сугышта кайвакыт геройларның батырлыклары шаһитларсыз кала. Землянкаларда, окопларда, траншеяларда, армия штабларында кулдан тутырылып, имза куелган бүләкләү кәгазьләре шул турыда сөйли. Ул документлар архивларда сакланган. Советлар Союзы Героена тәкъдим ителгән якташларыбыз Равил Гарипов, Сергей Зевакин, Әсхәт Зиннәтуллин, Петр Четвериков, Нургали Шәфигуллин исемнәре билгеле булды.

Тыныч тормышта армый-талмый хезмәт итеп, Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булган каһарманнарыбыз Илсур Шәйхетдинов, Дания Галимова, Стелла Габдрахманова, инде мәрхүмнәр Шәрифулла Сәгъдуллин, Мирбат Хәстиев, Галимулла Әсхәдуллинны бүген хөрмәт белән искә алабыз.

Социалистик Хезмәт Герое Стелла Габдрахманова укучыларга тыныч тормышта ничек герой булып булуы хакында гади генә әйтте дә бирде:

– Тырышып укыгыз, әти-әниләрегезгә, укытучыларга, иптәшләрегезгә миһербанлы булыгыз!

Стелла Зәкиевна үзе дә Арчаның 1нче мәктәбендә укыган. Аның рус теле һәм әдәбияты укытучысы булып китүенә шушы мәктәптә нигез салынган.

– Әни (Зәйнәп) район мәгариф идарәсендә инспектор булып эшләде, – дип сөйләде ул. – Мине 1нче мәктәпкә укырга бирде. Безне рус теле һәм әдәбиятыннан Ленин ордены белән бүләкләнгән, Ленинградтан кайткан көчле укытучы Любовь Преображенская укытты. Любовь Федоровна миңа рус теле укытучысы булырга киңәш итте. Әни дә Мәскәүдә Н. Крупская исемендәге педагогия фәннәре академиясен тәмамлаган педагог. Телгә ул да өйрәтте. Югары белем алдым. Фәнемне бик яраттым. Мәскәүгә Бөтенсоюз укытучылар съездына баргач, Герой исеме бирделәр. Мин гомерем буе шушы исемне акларга тырышып яшәдем.

1нче мәктәп музеенда Советлар Союзы Герое Валентин Ежков турында стенд эшләнгән, кызыклы мәгълүматлар тупланган. Тарих укытучысы, музей мөдире Эльмира Ибраһимова:

– Валентин Ежков майда туган, – дип сөйли. – Шул вакытта мәктәптә Геройга тулы бер көнне багышлыйбыз. Шук булган ул, дөреслекне яраткан.

Валентин Ежковның сугыштан язган хаты саклана. Яралангач ул 1943 елда Арчага кайта. Шул вакытта Валентин мәктәптә бергә укыган чордашы Шәүкәт Шәмиев (педучилищеда укытты) белән сөйләшеп утыра. Шәүкәт Җәләловичның язып калдырган истәлек язуында мондый сүзләр бар: Валентин Ежков сугышка киткәндә болай дип әйтте: “Чит аркалар артына качарга җыенмыйм, яки күкрәккә орденнар тагып кайтачакмын, яки башым куаклар арасында булыр...” Кызганыч, Валентин Ежковка Советлар Союзы Герое исеме үзе үлгәннән соң бирелә. Украинадагы Донецк өлкәсендә каты бәрелешләрдә батырлык күрсәтә ул.

Безнең Геройлар әнә шундый.

Румия Надршина

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International