Мондый мөмкинлек һаман булмас

2015 елның 18 декабре, җомга

Мондый мөмкинлек һаман булмас

Үзара салым акчаларының дүрт тапкыр артып кайтуы авыллар өчен күктән төшкән бәхет кебек инде ул. Аның файдасын аңлап алган авылларда салым суммасын да шактый арттырдылар.

— 2014 елда бездә үзара салым бер кешегә 100 сум булса, 2015 елда ул 600 сумга җитте, — ди Урта Курса авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Вафина.

2014 елда алты авылдан 65 мең сум салым җыелган, ул артып кайтканнан соң 325 мең сум тәшкил иткән. Әлеге акчага нәрсәләр эшләнгән соң?

Быел Алан һәм Корайван авыллары зиратларында агачлар киселде, чистартылды, рәшәткәләр тотылды. Алан халкы бердәм булып койма тотуны төгәлләде. Бригадирлар Марат Шакиров бу изге эштә дә оештырып йөрүче булган.

Корайван авылында калайдан зират өе ясап куйдылар, бер өлешенә рәшәткә тотылды. 2010 елгы корылык бу зираттагы агачларга нык зыян салды. Җай белән аларны кисеп алдылар, зират хәзер төзекләнде.

Урта Курса, Корайван, Алан зиратлары өчен 91 мең сумлык торбалар гына алынган. Зиратларга барысы 240 мең сум акча тотылган.

Сарай-Чокырча авылында чишмә төзекләндерелде. Бу чишмәнең суын читтән килеп алучылар да күп. Төп чыгымны шушы авылда туып-үскән Инил Габделхаков күтәргән. Язга мәчет янына шушы чишмә суын китереп, самавыр куячаклар. Самавыр алу өчен 80 мең сум үзара салым акчасы күчерелгән.

2015 елда халыктан 429 мең сум үзара салым акчасы җыйналган. Дәүләт шуңа тагын 1 млн. 716 мең сум өстәгәч 2 млн. 145 мең сум була. Быел биш авыл урамнарына 5 километр 600 метр арага таш салынган. Моның өчен 673900 сум акча күчерелгән. Ташны тигезләгән грейдер өчен 53100 сум түләнгән.

2016 елга 1 млн. 373 мең сум акча кала. Башланган эшләрне төгәлләгәнче дәвам итәчәкләр. Урамнарга таш салып бетереп, аның өстенә вак таш түшәргә уйлыйлар.

— Хөкүмәтебез киләчәктә бу ярдәменнән ташламасын, дип телибез, — ди Р.Вафина. — Шулай дәвам итсә, авылларыбызда бик күп эшләр башкарып булачак. 2016 елда авыл халкының активлыгы да исәпкә алыначак, иң күп акча җыйган авылда эшләр дә күбрәк башкарылачак.

Бу җирлектә пай җирләре өчен салым түләү буенча проблема юк. Салым квитанцияләре килә башлау белән почта хезмәткәрләре аларны җирле үзидарәгә кертә, хисапчы-секретарь шулар нигезендә “Курса МТСы” ширкәтеннән акча алып исәп-хисап ясый.

Сеҗе авыл җирлегендә 2014 елда 14 авыл халкыннан (18 яшьтән югары булган һәр кешедән 100әр сум) 176400 сум үзара салым акчасы җыелган. Дәүләт шуңа 705600 сум өстәгәч 882 мең сум булган. Шуның 205200 сумына Сеҗе, Пүчинкә-Поник, Иске Муй зиратларын төзекләндерү өчен материаллар алынган.

Барлык авыллардагы урам утлары (лампочка алыштыру, чыбык сузу, өстәмә ут кую һ.б.) өчен 73500 сум тотылган. Мөрәле һәм Гөберчәк авылларында 16900 сумлык (645 тонна) карьер ташы, Иске Масра, Курса-Почмак, Сикертән, Казаклар, Чөмә-Елга, Ташкич авыллары юлларына 352000 сумлык (704 тонна) тимер юл ташы салынган.

Югары Масра юлын, Курса разъезды урамын кардан чистарту өчен 25500 сум акча күчерелгән. Чүплекләрне тәртипкә китерү өчен 32500 сум акча тотылган. Яңа Чүриле авылына 11700 сумлык мотопомпа алынган.

2014 елда үзара салым акчасы 100әр сум җыелса, 2015 елда ул 200 сум булган. Барысы 327800 сум акча җыйналган. Шуның 152050 сумын беренче яртыеллыкта тапшыра алганнар, ул дәүләттән артып 760250 сум булып кайткан. Калган 175750 сумы 2016 елның гыйнварында артып 878750 сум булып кайтыр дип көтәләр.

760250 сумның 275 мең сумы Югары Масра авылы зиратын төзекләндерүгә материал алу өчен күчерелгән. Курса-Почмак авылының Муса Җәлил урамы чатына 78500 сумлык таш салынган. Курса-Почмак авылының Коры елга урамындагы күперне ремонтлау өчен 14950 сум тотылган. Курса-Почмак, Мөрәле, Гөберчәк, Ташкич авыллары эчендәге юлларны тигезләгән өчен 43000 сум тотылган. Казаклар авылындагы скважинаны төзекләндерү өчен — 23550, Гөберчәктә су трассасы ремонтына 56650 сум түләнгән. Гөберчәк, Иске Масра, Иске Муй авылларындагы чишмәләрне төзекләндерү өчен агач материалларына 23550 сум күчерелгән.

Калган 245050 сум акчага зират, чишмә ремонтына материал алыначак.

Үзара салым акчасы җыйнау буенча Югары Масра авылы өлгерлек күрсәткән барысы 60700 сум. Шул ук вакытта Курса-Почмакта 24400 сум гына. Башкарган эшләргә карап та уйланырга урын бар.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International