21 ноябрьдә Алабуга районында 80 яшьлек авыл кешесен хастаханәгә салалар. Табиблар анда себер түләмәсе авыруы билгеләре бар, дип шикләнәләр. Бәхеткә, алдан куйган диагноз расланмый.
— Әмма бу авыру бик куркыныч икәнлеген онытырга ярамый, — ди “Россельхознадзор”ның Татарстан Рес- публикасы буенча идарәсе өлкән дәүләт инспекторы Рим Фәйзрахманов. — Бу яктан Татарстан Республикасы имин саналса да, берничә ел элек кенә Кукмара районында булган очракны онытмыйк.
Безнең районда себер түләмәсе үләт базлары шактый, аларга аерым игътибар булырга тиеш. Ул территориядә казу эшләре алып барырга, терлек көтәргә, печән әзерләргә, чәчәк, җиләк, гөмбә җыярга ярамый.
Итне теләсә кайдан сатып алмагыз, аның келәймәсе, ветеринария белешмәсе булырга тиеш.