31 декабрьгә кадәр “Кар чанасы — 2015” дип аталган профилактик операция уздырыла. Бу юкка гына түгел, чөнки кар чаналары билгеләнгән срокта исәпкә куелмый, техник карау уздырылмый.
— ЮХИДИ, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, аучылык хезмәткәрләре белән рейдлар уздырабыз, — ди Арча районы буенча баш дәүләт инженеры-инспекторы Рафис Нигъмәтҗанов. — Тиешле таләпләрне үтәмәгән кешеләргә карата законда каралган чаралар күреләчәк.