20 декабрьдә Арчадагы “Ладья” шахмат клубында районның иң көчле шашкачысы исеменә турнир үткәрелде.
Хатын-кызлар арасында Арча шәһәреннән Ландыш Зәйнуллина район чемпионы булды. 2нче урында Кәче авылыннан Ләйсән Хафизова. Арча педагогика көллияте студенты Роза Кадыйрова 3нче булды.
Ир-егетләр арасында Ашытбаш авылыннан Сөләйман Галиуллин районның иң көчле шашкачысы исеменә лаек булды. Арчадан Данил Рәхимов — икенче, Зөфәр Сабиров өченче урында.