Кыш бабай кунакка чакыра

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Кыш бабай кунакка чакыра

Яңа Кырлай Кыш бабае елдан-ел таныла гына бара. Популярлык рейтингына күз салсак, Россиядә Бөек Устюг Кыш бабаеннан кала ул икенче урында икән. Сигез еллык “эш” тәҗрибәсен, кунакларның Татарстаннан, Россиядән генә түгел, чит илләрдән, хәтта океан артыннан да килүләрен искә алганда, моңа гаҗәпләнерлек түгел.

– Япониядән башлап Нидерландка кадәр, Америка илләреннән дә Кыш бабайга хатлар килә. Менә алар, – диде Кыш бабай зур агач кисмәктән хатлар алып күрсәтеп. – Берсе дә игътибарсыз калмый. Монда килгәннәр дә бүләксез китми. Балаларга тәмле, ә өлкәннәргә истәлекле бүләк – Кыш бабай рәсеме белән чокыр.

– Быел да Магнитогорскидан, Чиләбе, Мәскәү якларыннан, Киров өлкәсеннән (мин белгәннәре генә) килделәр инде, – ди Яңа Кырлай авыл җирлеге башлыгы Газинур Сәфәров. – Кыш бабай резиденциясе эшләү, туристларның күп килүе бөек Тукаебыз төбәген танытуның бер ысулы да.

Быел Яңа Кырлайдагы Кыш бабай биләмәсе үзенең эшен 5 декабрьдә үк башлап җибәрде. Шул вакытта “Кыш бабайның бозлы әкияте” дигән бәйге дә игълан ителгән иде. Көннәр җылы тору, кар булмау сәбәпле, ул кичектерелеп килде. Ниһаять, Арча һәм республиканың башка районнарыннан килгән балалар җиң сызганып эшкә кереште.

Узган җомгада биредә боз һәм кар сыннары фестивале булды. Ул Арча районы башкарма комитеты, “Сервис–агро” ширкәте, Казанның “Тревэл Эндвок” туристик компаниясе, Яңа Кырлай авыл җирлеге белән берлектә оештырылды. Фестивальгә район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин җитәкчелегендә матбугат һәм телерадиокомпанияләр журналистлары да килгән иде. “Карлы сын” һәм “Бозлы сын” номинацияләре җиңүчеләре дә шунда билгеле булды. “Карлы сын” номинациясендә Яңа Кенәр интернат мәктәбе укучылары, “Бозлы сын” номинациясендә шулай ук арчалылар, Арча сәнгать мәктәбенә йөрүчеләр җиңү яулады. Быел карлы–бозлы сыннар бәйгесе беренче тапкыр үткәрелде. Аны киләсе елларда да дәвам итәргә, тагын да күбрәк районнарны тартырга планлаштыралар.

Бу көнне бирегә автобуслар белән Казан мәктәпләрендә укучылар да килгән иде. Аларны әкият геройлары каршы алды һәм кара урман аша Кыш бабай йортына алып китте. Балаларны адым саен сынаулар сагалап тора иде. Башта алар Шүрәлегә агачка кысылган кулын тартып алырга булыштылар, аннан Убырлы карчык белән очраштылар, теләкләрен әйтеп тылсымлы агачка тасмалар элделәр... Ә Кыш бабай өенә килеп җиткәч аларны сюрприз – курчак театры чыгышы көтә иде.

– Ел саен балаларны күңелле программа белән сөендерәбез. Балалар гына түгел, өлкәннәр дә Кыш бабайда кунакта булырга тели. Мин әкияткә, аның сихри көченә ышанганнарның теләкләрен чынга ашырам, – диде Кыш бабай журналистлар белән очрашу вакытында.

– Кызганыч, музейда татар Кыш бабае теләге булган барлык кешене дә кабул итеп бетерә алмый, урын җитми. Аннан кунакларны кыш көне генә җыябыз. Ә Кыш бабайның вакыйгалар календаре ел әйләнәсендә дәвам итә, – диде Кыш бабай һәм Кар кызы утары дирекциясе җитәкчесе Юлия Таланова.

Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Спичкин киләсе елдан Кыш бабай язмышы белән ныклап шөгыльләнә башлаячакларын белдерде.

Гөлсинә Зиннәтова

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International