Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уздырыла

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

2016 елның 1 июленнән 15 августына кадәр Бөтенроссия авыл хуҗалыгын исәпкә алу уздырыла.

Аның төп максаты авыл хуҗалыгы, аның мөмкинлекләре, аларны файдалану турында тулырак мәгълүмат туплау.

Чара барышында авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләр, җир мәйданнары, аларның структурасы, төрле культуралар игү, җиләк-җимеш бакчалары мәйданнары, мал–туар, кош-корт саны, авыл хуҗалыгы машиналары һәм җиһазлары исәпкә алыначак.

18 декабрьдә районда исәпкә алуны оештыру комиссиясе утырышында бу әһәмиятле вакыйгага әзерлек чаралары турында сөйләшенде.

– Исәпкә алу нәтиҗәләре авылда социаль сәясәтне билгеләү, районда авыл хуҗалыгы тармагына объектив бәя бирү, шуңа карап киләчәктә дәүләт ярдәмен планлаштыру өчен кирәк, – диде комиссия рәисе, район башлыгы урынбасары Любовь Осина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International