Кызлар Казанбашта ярышты

2015 елның 23 декабре, чәршәмбе

Кызлар Казанбашта ярышты

Спорт ярышларын төрле урыннарда үткәрү аларны тагын да кызыклырак итә. Шартлар да бит менә дигән!

Казанбаш мәктәбендә 20 декабрьдә узган волейбол ярышларына килүчеләр өчен чын бәйрәм булды бу көн. Мәктәп директоры Рамил Мөхәммәдияров үзе дә спортны ярата. Волейбол федерациясе җитәкчесе Рафаэль Муллагалиев спортның бу төрен үстерү өчен вакытын да, матди ярдәмен дә кызганмый. Бу көнне дә бит әнә алты команданың һәр әгъзасы бүләкләр алып китте.

— Безнең районнан да көчле спортчылар чыгарга тиеш, – ди ул. — Сәләтле балалар авылларда да күп, менә шуларны күрә белеп, үстереп җибәрергә кирәк.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфәт Дәүләтбаев спортчыларга уңышлар теләде.

Бу көнне 2001 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар ярышты. Оста, матур уйныйлар. Яңа Кенәр командасы финалда, Лесхоз мәктәбе командасын җиңеп, беренчелекне яулады. Курса–Почмак мәктәбе волейболчылары өченче булды.

Ильяс Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International