Яңа елны яңа фатирда
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңаларга күчерү программасының үтәлешен күз уңында тота. Башка төбәкләргә караганда безнең Татарстанда бу мәсьәлә уңай хәл ителә.
Тәҗрибәне башка өлкәләргә дә өйрәнергә кирәк, дигән фикер бар.
Безнең Арча районында бу программада барысы 174 фатирлы 55 йорт катнаша. 93 гаилә яңа фатирга күчкән, 28 гаилә фатир акчасын гына алган. Барысы 148 гаиләнең инде яңа фатиры билгеле.
Үткән дүшәмбедә Арча станциясендәге Һ.Такташ урамының авария хәлендәге 43нче йортында һәм Питомниктагы Тополиная урамындагы 4 йортында яшәүчеләр яңа йортка күчте. Район башлыгы Илшат Нуриев тантаналы шартларда фатир хуҗаларына ачкыч тапшырды, хәлләрен сорашты, киләсе яңа ел белән котлады, яңа фатирда шатлык-сөенечләр белән яшәүләрен теләде, истәлекле бүләкләр тапшырды, аннан бергәләп фатирларны карап чыктылар.
Яңа фатирга күчүчеләрнең хәлләрен сораштык.
– Мин монда 1974 елдан бирле яшәдем, – дип сөйли Һ.Такташ урамының 43 йортында яшәгән Илсөя Фатыйхова. – Бәрәскәдән агач йортны күчереп салган булганнар. Дүрт стенасы бар иде. Үзебез эшләп кердек. Ә яңа йортта барысы да әзер, күчәсе генә бар.
Илсөя апаның кызы Наилә Садыйкова:
– Әни безнең белән яши, – диде. – Яңа фатирны оныгы, улыбыз Рәмискә бүләк итте. Рәмис белән Раиләнең яңа гына туйлары (19 декабрьдә) булды. Безнең өч малай. Яшь парларның яшәр урыны булуына куанып бетә алмыйбыз. Бик зур рәхмәт район җитәкчелегенә, төзүчеләргә.
Гөлсем апа Фәхретдинованың күзләрендә яшьләр.
– Бу көнне әтием сугыш ветераны Газиз Фәхретдинов белән әнием тыл ветераны Мәдхинур күрә алмады.., – диде ул дулкынланып. – Яңа фатирның рәхәтлекләрен күрсәтәсе иде аларга. Үзем дә олыгаеп барам. Күңелдә, акчасын түли алырбызмы икән, дигән шик тә бар.
Питомникта гаиләсе белән Тополиная урамындагы 4а йортына күчкән Гөлсинә Әхмәтова болай дип сөйли:
– Ә, беләсезме, минем Питомниктан беркая да китәсе килми. Безнең иске барак янына яңасын салулары бик әйбәт булды. Аз булса да җире бар. Без яшәгән йорт 1957 елгы иде. Фатирны гел яңартып тордык. Менә малай да гаиләсе белән читтән кайтып төште. Өр-яңа 4 бүлмәле фатирда бергә-бергә исән-имин, тату итеп яшәргә язсын.
Без дә шул теләктә. 5 һәм 3 фатирлы бер генә катлы әлеге ике йортның да отышлы ягы бар. Алар искеләре белән янәшә салынган. Фатирга урамнан үз ишегеңне ачып керүләре үк уңайлы. Бүлмәләр иркен. Йортларны “Арча КСМы” һәм “Эльайрстрой” ширкәтләре төзегән. Яңа елны матур өй туйлары белән каршыларга һәм шушы фатирларда исән- имин яшәргә язсын. Яңа ел белән!
Румия Надршина