Яңа талантлар калкып чыга
2015 ел илебездә Әдәбият елы дип игълан ителгән иде. Шул уңайдан районда әдәбият сөючеләр белән төрле әдәби–музыкаль кичәләр, язучылар белән очрашулар, бәйгеләр һәм башка чаралар оештырылды.
“Әдәби мәйдан”нар бик матур чара буларак көндәлек тормышка кереп китте. Арча үзәк китапханәсе каршындагы “Каурый каләм”, Укучылар сараеның “Тукай якташлары”, “Нур” телерадиостудиясе, Арча педагогика көллиятенең бик күп талантлы яшьләрне үз эченә туплаган “Тамчы” иҗат берләшмәләре уңышлы гына эшен дәвам итә.
Узган шимбәдә Әдәбият елын тәмамлау уңаеннан Арча Мәдәният йортында зур чара булды. Ул көнне Арча төбәгеннән чыккан язучылар, шагыйрьләр – Мөрәледән Хәнәфи Бәдигый, Мирҗәмнән Рифат Җамал, Шурадан Галиәхмәт Шаһи, Аланда туып-үскән драматург, режиссер, артист Булат Сәлахов, Ашытбаштан Наил Касыймов, Наласадан Гүзәл Әдһәм, Рөстәм Галиуллин, Сеҗедән Вакыйф Нуриев, Яңа Сәрдәдән Гафур Каюмов, Курса-Почмактан Сания Әхмәтҗанова, Субаш Атыдан Рәис Сафин сәхнәгә күтәрелде.
– Бу елда районыбызда күп эшләр башкарылды. Шәһәребез тагын да үсте, парклар калкып чыкты. Президентыбыз гына да бу ел эчендә безгә өч тапкыр килде. Тик шунысы күңелне борчый – авылларда яшьләр калмый. Авыллар бетсә, милли гореф-гадәтләребезне саклап калу да авыр булачак. Сезнең ярдәм кирәк, – диде район башлыгы Илшат Нуриев, кунакларга мөрәҗәгать итеп. – Ә районыбыз талантларга бай. Аларны үстерүдә педагогика көллиятенең өлеше дә зур, дип уйлыйм.
Район башлыгының үзләренә шундый ышаныч баглап әйткән сүзләреннән соң язучылар дулкынлану хисе кичерде.
– Күп районнарга йөрибез. Әмма үз район халкың алдында чыгыш ясау авыр. Дулкынланам. Арчага, Кыр- лайга кайту язучылар өчен Мәккәгә бару белән бер ул, – диде Рифат Җамал.
Кунаклар Арча җирендә якташлары белән очрашу шатлыгыннан үткәннәренә әйләнеп кайтып, истәлекләре белән уртаклаштылар, әсәрләрен укыдылар. Араларында иң яшь язучы Рөстәм Галиуллин сәләтле яшьләрне вакытында күреп алып, үстерә белгәннәре өчен якташларына олы рәхмәтен җиткерде. Булат Сәлахов туган нигездә яшәргә, авылны калдырып китмәскә өндәгән үзе язган, үзе куйган, үзе уйнаган әсәреннән өзекне сөйләде.
– Язмыш. Илленче елларда авылдан чыгып киткән идем. Хәзер туган авылымны сагынып Казанда гомер итәм, – дип барысының да телләренә килгән, әмма әйтергә батырчылык итмәгән сүзләрне ачты да салды иң өлкән шагыйрь Рәис Сафин.
Тик тормыш дәвам итә. Никадәр тырышсаң да, елганы кирегә борып җибәреп булмый. Яшь буын үсә, яңа талантлар калкып чыга. Бу көнне әдәбият, сәнгать, шигърият өлкәсендә зур уңышлар казанган яшьләргә муниципаль районның Гариф Ахунов исемендәге премиясе тапшырылды. Менә алар – Югары Мәтәскәдән Әнисә Гаффарова, Иске Муйдан Илүзә Гыймаева, Ашытбаштан Ленар Әхмәтгалиев, Арчадан Ләйсән Исмәгыйлева, Мәмсәдән Илүзә Касыймова, Олы Мәңгәрдән (Әтнә районы) Арча педагогика каршындагы сәләтле балалар гимназиясендә укучы Мөнир Мәрдәнов, Мөрәледән Назлыгөл Мәсәлимова, Сеҗедән Гөлүсә Мортазина, Акчишмәдән Чулпан Мөхәммәтдинова, Сәрдәбаштан Алия Романова, Урта Пошалымнан Роза Шәфиева, Казиледән Илүзә Сибәгатуллина. Аларга бу премияләрне район башлыгы Илшат Нуриев, Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан һәм Гариф Ахуновның кызы Наилә ханым тапшырды.
Быел 2009 елдан бирле әлеге бүләккә лаек булганнарның әсәрләрен туплаган җыентык та басылып чыкты. Китап дигәннән... Әдәбият елы аларга бай булды. Бу көннәрдә “Каурый каләм”леләрнең шигырьләр җыентыгы, Зиннур Тимергалиевның “Кичә яраттым” исемле повестьлар, хикәяләр, Гөлсинә Зәкиеваның “Ташлап китмә...” исемле пьесалар, хикәяләр, шигырьләр китаплары дөнья күрде (алар белән авыллар һәм Арча үзәк китапханәләрендә танышырга була).
– Без һәвәскәрләр генә. Әмма бар нәрсә һәвәскәрлектән башлана, – диде “Каурый каләм” иҗат берләшмәсе җитәкчесе Халидә Фәйзрахманова. – Китапларның Әдәбият елында, сезнең каршыда тапшырылуы безгә зур җаваплылык өсти.
Гөлсинә Зәкиева