Штрафны вакытында түлә

2015 елның 25 декабре, җомга

Штрафны вакытында түлә

Әңгәмәдәшебез — районның җәмәгать судьясы Марат Камаев.

— Марат Мансурович, ел ахыры җитте. Гадәттә яңа елга кергәндә бирәчәкләрне биреп бетерәсе килә. Бүген штраф түләүләр турында сөйләшсәк, күңелле булмаса да, файдалы булыр иде.

— Быел 11 айда барысы административ хокук бозулар буенча 520 эш кергән. Гаеплеләрнең 185енә арест салынган һәм 335енә штраф билгеләнгән. Соңгы вакытта юл-транспорт белән бәйле административ хокук бозулар күбрәк күзәтелә. Закон тарафыннан билгеләнгән вакытта штрафны түләмәүчеләр артты. Бу физик һәм юридик затларга да кагыла. Күп вакыт административ җаваплылыкка тартылучылар вакытында штраф түләргә оныталар яки акча белән кыенлыклар килеп чыгу сәбәпле түләмиләр. Әмма нинди генә сәбәп булмасын, закон тарафыннан билгеләнгән вакытта штраф түләмәү административ хокук бозу булып санала. Бу турыда Россия Федерациясенең Административ хокук бозулар турындагы кодексы 20.25 маддәсенең 1нче бүлегендә әйтелә.

— Вакытында штраф түләмәгән өчен нинди җәза бирелә?

— Вакытында түләнмәгән штраф күләменнән ике тапкыр күбрәк штраф түләргә кирәк булачак. Ул 1 мең сумнан да кимрәк булмаска тиеш. Яки гаепле 15 тәүлеккә кадәр административ арестка алына. Яки ул 50 сәгатькә кадәр мәҗбүри эшкә тартыла.

— Вакытында штраф түләүнең тәртибен аңлатып үтсәгез иде.

— Россия Федерациясе Административ хокук бозулар турындагы кодексның 32.2 маддәсе нигезендә административ җаваплылыкка тартылучы штраф салу турындагы карар көченә кергән көннән алып 60 көн эчендә түләргә тиеш.

— Яңа ел алдыннан теләкләрегез.

— Штрафларны вакытында түләргә, ә иң мөһиме, законны бозмаска кирәк.

Румия Саттарова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International