Шахмат белән бездә ничек?
Шахматчылар белән еш аралашабыз. Яңа Кенәр иҗат йортының шахмат буенча Ашытбаш мәктәбендәге тренеры Сөләйман Галиуллин, Кәче мәктәбе физкультура укытучысы Хәйдәр Зәйнуллин редакциягә килсә, шахмат турында сөйләшми калган юк. Алар әлеге спорт төренә мөкиббән киткән тренерлар.
Килгән саен: “Малайларыңны шахмат түгәрәгенә бирдеңме әле?” – дип сорамый калмыйлар. Ә мин: “Юк шул..,” – дигән җаваптан уза алмыйм. Ни өчен? Бу Арчада мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган әти-әниләрне кызыксындырган сорау.
Күпчелек балалар бакчасында шахмат түгәрәге юк, ә менә Укучылар сараенда шахмат түгәрәгенең атна уртасында гына эшләве уңайсыз. Шимбә көнне булсын иде ул, дию- челәр шактый.
Күптән түгел Яңа Кенәр иҗат йортында шахмат ярышлары булып үтте. Әлеге ярышны оештыруда тырышып йөргән тренер Сөләйман Галиуллин:
– Шахмат буенча районда иң югары үсеш динамикасы Арчаның 1нче мәктәбендә, – дип, ярыштан алган хис-тойгылары белән уртаклашты. – Чөнки шахмат белән шәхсән мәктәп директоры Эльмира Сафина кызыксына һәм анда районның иң көчле шахматчысы Ленар Вахитов тренер булып эшли. Шул ук сүзләрне Яңа Кишет мәктәбе директоры һәм тренеры Фарсель Минҗанов турында да әйтәм.
Ленар Вахитов белән районда шахмат үсеше турында сөйләштек. Ул күрше-тирә районнарда шахматның әйбәтрәк куелганын әйтте.
– Ә безнең Арчада шахмат спортын чынлап торып кайгыртучы юк, – диде ул.
Бу хакта без Укучылар сарае шахмат тренеры Айдар Яхин белән дә сөйләштек.
– Яшь шахматчыларның районда җыела торган бер урыны булсын иде, – диде ул. – Ярышларда гына түгел, шахматчылар клубында балалар бер-берсен күреп, уйнап, көчлерәк үсеш алырлар иде.
Районда шахматка җаны-тәне белән бирелгән тренерлар, уенчыларның булуы сөендерә. Алар: Яңа Кенәр мәктәбеннән Таһир Сәмигуллин, Иске Чүриле мәктәбеннән Гәүһәрия Сәйфуллина, Укучылар сараеннан Айдар Яхин, Кәче мәктәбеннән Хәйдәр Зәйнуллин һ.б.
– Балаларны 20 ел инде шахматка өйрәтәм, – дип сөйли Гәүһәрия Сәйфуллина. – Шахмат балаларның логик фикерләвен, математик осталыгын арттыра. Баланы мәктәпкәчә яшьтән үк шахматка өйрәтергә кирәк.
Узган ел мин Ашытбаш балалар бакчасында балаларның тып-тын калып, шахмат уйнап утырганнарын күреп, хәйраннар калган идем. Нәни балаларны шахматка өйрәтүче Сөләйман Галиуллин иде. Әмма Ашытбаш бакчасында быел шахмат түгәрәге эшләми инде. Ә Арчада “Бәләкәч” бакчасы балалары бәхетле, аларда шахмат түгәрәге бар.
Яңа Кенәр иҗат йортында булып үткән шахмат ярышында Шушмабаш, Шекә, Ашытбаш, Яңа Кенәр, Арчаның 1нче һәм 2нче мәктәпләре, Балтач районыннан Бөрбаш мәктәбе командалары сыналды. Бу уку-өйрәнү ярышы иде. Түгәрәк системасы буенча уйнадылар. Һәр тур саен шахматка кагылган кызыклы сораулар викторинасы оештырылды. Берьюлы уйнау сеанслары бирелде. Спорт мастеры Ленар Вахитов, Балтачтан Татарстан чемпионы Ландыш Гарифуллина һәм Ашытбаш тренеры Сөләйман Галиуллин — һәркайсы дүртәр укучыга каршы уйнадылар. Бу шулай ук яңалык иде.
Ярышта Ашытбаш мәктәбе командасы җиңеп чыкты. 2нче урынны Арчаның 2нче мәктәбе командасы (тренеры Айдар Яхин), 3нче урынны Шушмабаш мәктәбе командасы (Рәҗәп Вилданов) алды.
Бүген Сөләйман Галиуллин “Арча хәбәрләре” газетасы призына шахмат ярышлары үткәрәбез дип, дәртләнеп йөри. Бу бәйге шахматны бөтен район буенча популярлаштыру максатыннан районның төрле төбәкләрендә үткәреләчәк. Киләсе елда ул 9 гыйнварда Яңа Кенәр мәктәбендә уздырыла. Сөләйман Галиуллин: “Районда шашка-шахмат уеннары буенча федерация төзергә, лаеклы хөкемдарлар әзерләргә, республика ярышларында катнашып, беренче унлыкка керергә, респуб- ликаның шашка-шахмат федерациясе җитәкчелегендә эшләргә кирәк, – ди. Һәр укучы мәктәпне тәмамлаганда шахмат уйный белсен иде”, дигән теләктә ул.
Румия Надршина