Телекүпер аша күрештек

2015 елның 25 декабре, җомга

Телекүпер аша күрештек

Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлеге Арча районы егетләре хезмәт иткән хәрби частьлар белән телекүперләр аша аралашуны дәвам итә.

Шушы көннәрдә генә бер–бер артлы диярлек өч телекүпер оештырылды. Аларда район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Гарифҗанов, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиленең Арча муниципль районында җәмәгать ярдәмчесе Ринат Һидиятов, әфганчыларның “Сугышчан туганлык” җәмәгать оешмасы җитәкчесе Сергей Баһаветдинов, хәрби комиссар Алмаз Борһанов, солдатларның әти–әниләре, якыннары катнашты.

Яңа Кенәрдән Азат Биктеев белән Кышкардан Раил Шәфигуллин Санкт–Петербургта хезмәт иткәннәр. Үткән заманда әйтүем шуңа, алар шушы көннәрдә кайтып та җиттеләр (шалтыратып белештек). “Хәрби часть безнең белән элемтәгә соң чыкты, шуңа телекүпер дә шушы көнгә калды”, – дип аңлаттылар безгә Татарстан Республикасы хәрби комиссариатының Арча һәм Әтнә районнары буенча бүлегендә.

Ничек кенә булмасын, озак вакыт күрешмәгәннән соң экран аша гына булса да улын күрү, аның белән җитәкчеләр алдында аралашу, ул хезмәт иткән хәрби часть командиры майор Дмитрий Веселовтан яхшы сүзләр генә ишетү әти–әни өчен зур шатлык.

– Улым, исән–сау кайтып җит. Сине сагынып көтәбез, – диде Зөлфия Биктеева Азатына һәм шунда ук безгә дә сүз тапты. – Энергетика көллиятен тәмамларга 2 елы калган иде. Армиягә чакырып повестка килде. “Улым, вакытында барып кайт, эше бетеп торыр, дидем. Менә кайта да инде. Хәзер укуын дәвам итәчәк”.

Раил белән аралашырга Яңа Кырлай мәктәбенең тормыш иминлеге нигезләре дәресе укытучысы Шамил Хәбриев килгән иде. Ул элеккеге укучысы турында уңай фикерләр генә әйтте. Аның армиядә дә йөзенә кызыллык китермичә намус белән хезмәт итүенә сөенүен белдерде.

Икенче телекүпер вакытында Санкт–Петербург якларында (Нарофоминск бистәсендә) хезмәт итүче Айван егете Раил Зарипов белән аралаштык. Тик, кызганыч, техник сәбәпләр аркасында без аны күрә алмадык. Әмма тавышы көр иде.

– Зыян юк, ул мине күрде, – диде әнисе Нәзирә ханым. – Күрмәвем яхшы да булды әле, ябыккан булса, борчылыр да идем.

Ана шул. Барыбыз да бер. Шул арада Раил әнисенә телефон аша да шалтыратты. Трубканы Нәзирә ханым миңа да бирде. “Башта авыр булды. Хәзер ияләштем инде. Армия ризыгына да, тормышына да, хезмәтенә дә. Ә “дед”лар монда юк. Ул яктан тыныч булды. 7 ай үтте инде, тиздән кайтыр вакыт та җитә”.

Саратовның Шиханы шәһәрендә бүгенге көндә 30 егет хезмәт итә. Арчаның беренче урта мәктәбендә оештырылган чираттагы телекүпер алар белән аралашуга багышланды.

Гөлсинә Зиннәтова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International