Боз сараенда авыл мәктәпләре хоккей командалары арасында ярышлар булды. Әлегә кадәр көннәр җылы тору сәбәпле, мәктәп яннарындагы хоккей мәйданчыкларын ясый алмадылар. Әмма быел бер мәртәбә бозга баса алмау да яшь хоккейчыларыбызны куркытмаган. Ярышлар киеренке барган. Беренче урынны Шушмабаш–Носы (“Северный”) җыелма командасы яулаган. Икенче урында Арчаның 7нче мәктәбе командасы. 5нче гимназия хоккейчылары өченче урынны алган.