Штраф зур күләмдә

2015 елның 25 декабре, җомга

Штраф зур күләмдә

Россия Федерациясе гражданины булган Карен Мурадян Арча шәһәрендә йортым бар дип, миграция хезмәте бүлегенә ялган мәгълүматлар бирә һәм җиде Әрмәнстан гражданинын шушы яшәү урынына теркәтә.

Ә бу йорт тулысынча сүтелгән, әлеге адрес буенча кеше яши алырлык бина юк.

Җәмәгать суды Карен Мурадянны РФ Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә каралган җинаятьне ясауда гаепләгән эшне карады. Тикшерү барышында да, судта да ул үзенең гаебен тулысынча таныды. Суд аны гаепле дип тапты һәм дәүләт файдасына 110 мең сум штраф рәвешендә җәза билгеләде.

К. Мурадянга карата хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән.

Россия Федерациясе Җинаять кодексының 322.3 маддәсендә дәүләт файдасына 100 мең сумнан 500 мең сумга кадәр штраф салу каралган.

Чит ил гражданнарын законсыз рәвештә миграция исәбенә кую очракларын ачыклау дәвам итә.

Радик Хәбибуллин,

район прокуроры урынбасары

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International