Болынны яңгыраттылар
Ничә еллардан бирле районда оешма, предприятиеләр, авыл хуҗалыгы берләшмәләренең иҗат чыгышлары бара. Быел шуңа яңалык өстәлде, “Ал кыюлык, алга омтыл, һич ялыкмый алга бар” девизы астында территориаль җәмәгать үзидарәләре (ТҖҮ) һәм торак-милекчелек ширкәтләре (ТМШ) арасында урам ярышлары, мәдәни-спорт чаралары игълан ителде.
Ул халыкны берләштерү, дус- лаштыру, аларны мәдәни–спорт чараларына тарту, яңа талантлар барлау, халык, гаилә традиция- ләрен саклауны күз алдында тота.
Әлеге чара шартлары буенча үзидарәгә караган урамнар халкы арасында төрле спорт ярышлары, кызыклы, күмәк уеннар оештырылырга, җырчылар, биючеләр, уен коралларында уйнаучылар, юмор осталары барланып, чыгыш ясарга тиеш, кул эшләре, тәм-том пешерү осталары хезмәтләре дә бәяләнә.
Бу өлкәдә таякның авыр башы әлеге бәйгене иң беренче булып башлап җибәргән Ибраһим Сабиров җитәкләгән “Питомник” ТҖҮсенә төште. Узган шимбәдә ипподромда шушы ТҖҮ һәм ТМШга караган урамнарда яшәүчеләр мәдәни-спорт бәйрәменә җыелды. Башта кеше аз иде, оештыручыларның күңелләре дә төшкәндәй тоелды. Әмма тора-бара күңелле музыка тавышы күпләрне үзенә тартты. Дәртле җырлар, хәрәкәтле уеннар, уен-көлке, кызыклы ярышлар белән вакыт үткәне сизелми дә калды.
Минемчә, чараның иң отышлы ягы – Нәсимә Гарифуллина җитәкчелегендәге Питомник клубының шушы үзидарәдә булуы һәм Ибраһим Сабировның мондый чаралар оештыруда осталыгы һәм тәҗрибәсе. Мәдәни-спорт чарасын да алар икесе алып барды, Нәсимә халык белән бергә үзе дә уеннарда, спорт ярышларында катнашырга өлгерде. Ул җитәкләгән “Яшь йөрәкләр” вокаль ан- самбле дә зур активлык күрсәтте.
Башта салмак кына башланган уеннарның темпы тора-бара үзгәрде. Командаларга бүленеп, себеркегә дә атланып чаптылар, боҗралар белән дә эстафета булды, капчык киеп тә йөгерделәр, “кыңгыраулы уен”ны да искә төшерделәр, бала утырган чананы тартып та ярыштылар. Командалар белән аркан тартышу бик күңелле килеп чыкты. Биредә ирләр белән хатын-кызлар командалары көч сынашты. Хатын-кызлар көчәнә-көчәнә тартып булса да җиңде. Ирләр командаларына тагын кеше өстәп карадылар. Тик кая ул, хатын-кыз тотынса...
Уеннар, ярышлар концерт номерлары белән аралашып барды. Зөлфирә Габделбәрова, Алия Ногманова, Айрат Ибраев, Фәния Сабирҗанова җырладылар, Язилә Баһаветдинова үзе язган шигырен сөйләде, Вилорик Зыятдиновның гармун тавышы бөтен болынны яңгыратты. Карарга килүчеләр арасында да чыгыш ясаучылар табылды. Нәсимә Гарифуллина, Гөлнәзирә Тимершәехова, Зөлфирә Габделбәрова, Ризәлә Шәймуллина кул эшләренә, Фәридә Әхмәдуллина, Фәния Сабирҗанова, Нурия Мәгъсүмова аш-суга осталыкларын күрсәттеләр.
Беренче коймак төерле була, диләр. Тик бу көнне күңел ачарга дип килгән халык аның төерен сизмәде.
Гөлсинә Зәкиева